16 июль 2013 яңалыклары
-
Бөтендөнья вакыйгасын күр
Бүген районда яшәүче 30 кеше Казан Универсиадасы финалы- ябылу тантанасы шаһитләре булачак. Әгәр Бөтендөнья студентлар уеннары ачылышына районнан җирлек башлыклары һәм туган якны өйрәнү музее директоры барган булса, ябылу тантанасына Универсиада объектларын ярышларга әзерләүчеләргә бару хокукы бирелде. Моннан тыш, 100дән артык бала- балалар-яшьләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр төрле ярышларны барып карады....
-
Бердәм форма
1 сентябрьдән райондагы мәктәпләр барысы да бердәм кием формасына күчә. Иске Казиле, Олы Салтык, Кама Тамагы татар, Кирельск, Олы Кариле мәктәпләре өченче ел инде 80 нче еллар үрнәгендәге мәктәп формасы кия. Кызлар алъяпкыч белән күлмәк, егетләр- кара төстә классик костюмнан йөри. Тәмте һәм Рудник мәктәпләрендә барлык укучылар мәктәп логотибы төшкән...
-
Туган авылым ямьле, сулары да тәмле
Мордва Каратаенда авыл көне оешкан төстә һәм халык шулай күп җыелып дүртенче тапкыр үткәрелә. Соңгы тапкыр очрашуларыннан соң да 6 ел вакыт үтеп киткән. 12 июльдә Мордва Каратаенда Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Һәр ел саен бу вакытта авылга биредә яшәүчеләрнең балалары һәм оныклары җыела. Бәйрәм уңаеннан әбиләре пироглар пешерә,...
-
Авылның хөрмәтле мөгаллимәсе
Олы Салтык авылында бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, кечкенә буйлы, 90 (!) яшендә дә Тукай әсәрләрен мөкиббән китеп укучы Разыя апа Гайфуллинага тагын бер кат сокланып кайттым. Әлеге буын кешеләренең узган гомеренә борылып карасаң, әллә ни кызыгырлык язмышлар күрмисең, ә нинди матурлык аларда, нинди көч, акыл, зирәклек... - 1941...
-
Гомерләр үтә икән ул...
Районда туксан яшен тутыручылар РФ Президентыннан котлау алуларын дәвам итә. Эш атнасы башында чираттагы юбилярга Кремль символикасы төшерелгән котлауны район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов тапшырды. Гөлчирә Миңневәли кызы Гайнуллина Көрәле авылында озын гомерлеләрнең берсе. Илдар Вахитов аны чын күңелдән котлап, хөкүмәтебез башлыгы хатын укыды, шулай ук район башлыгы котлавын...
-
Игеннәр дә өлгерде
Агымдагы елның коры җәе бөртеклеләр уңышында сизелерлек югалтуларга һәм уракны күпкә алдан башлауга китерде. Республиканың кайбер районнарында 120 мм.дан, ә безнең районда 20 мм.дан артык явым-төшем булды һәм бу ТРда иң түбән күрсәткеч. Әмма үстерелгәнне җыеп алырга кирәк һәм район авыл хуҗалыгы берләшмәләре игенчеләре шуңа йөз тота да. - Быел...