Конкурс рубрикасы буенча яңалыклар
-
Диплом белән бүләкләнделәр
Советлар Союзы герое Михаил Чирков исемендәге кадет мәктәбе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Россия патриотлары үстерәбез" Бөтенроссия конкурсының республика этабыңда җиңгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "ТР ветераннар союзы" рәисе, конкурс жюрие рәисе А. Юлящев, шулай ук яшьләр эше һәм спорт министры В.Леонов имза салган...
-
Фермерлар конкурсы
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга ТРда яңа гына эшли башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча фермер хуҗалыфклары үстерү өчен грант бирүгә КФХ башлыкларын сайлап алуга конкурс игълан итте. МР башкарма комитеты КФХ башлыкларын сайлап алу турында конкурс игълан ителүе хакында хәбәр итә. Заявкалар 22 апрельдән 11 майга...
-
Афәрин! Котлыйбыз!
17 апрельддә "Славян укулары" дип исемләнгән II республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Дарья Серегина (җитәкчесе технология укытучысы Әлфия Мингалиева) "Декоратив-кулланма сәнгатьтә хәрби тематика чагылышы" номинациясендәге эше өчен 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Дипломантларны котлыйбыз!
Бөек Җиңүне бәйрәм итәр алдыннан "Эзләнү. Табу. Ачыш" иҗат эшләре бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручы - Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча "Поисковое Движение России" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Мәктәп укучылары да әлеге чарадан читтә калмады һәм үз эшләрен тәкъдим итте. Гүзәл Зиннәтуллина (Затон урта мәктәбе) һәм Олеся Сорокина...
-
Дизайн проектына бәйге
Агымдагы елда якташыбыз, язучы-драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты район үзәгендәге Туфан Миңнуллин музее территориясен кече архитектура формалары кулланып чәчәкләр утырту һәм ландшафт яшелләндерүе белән төзекләндерүдә иң яхшы дизайн проектына конкурс игълан итә. Яшәү урынына, махсус белем һәм яшькә бәйсез рәвештә...
-
Яшь тикшеренүчеләр
Кама Тамагы урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары тикшеренү эшләре буенча муниципаль конкурста уңышлы чыгыш ясады. Эльза Закирова София Хәйретдинова җитәкчелегендә һәм Виктория Макарова Юлия Малафеева җитәкчелегендә икенче һәм өченче урыннарны алды.
-
Туфан якташлары сынатмый
27 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмгыять эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә Олы Салтык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сиринә Сәлимова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Фәнни җитәкчесе - Мәйсәрә...
-
Афәрин, Лилия!
3 апрельдә Келәнче төп мәктәбенең VIIIсыйныф укучысы Сафина Лилия математика укытучысы Ләйлә Кадыйрова җитәкчелегендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәк фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Икенче турга чыктылар
"Йолдызлык" республика фестиваленең икенче этабына безнең районнан балалар музыка мәктәбенең "Яшьлек", "Камелия" вокаль ансамбльләре һәм Ксения Юманова чыкты. Бүген аларны җиңү яулап кайтуларын көтеп калабыз!
-
Яңа үрләр яулап
Рудник урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Гөлүсә Хәсәнова өстәмә белем бирү укытучылары арасында үткәрелгән республика конкурсы финалына чыкты. Аны сайлап алу турында җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!
-
Афәрин!
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү укытучылары Альбина Гыйззәтуллина ("Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе) һәм Ләлә Әхәтова (кулланма иҗат" берләшмәсе җитәкчесе) "Бәйләнгән уенчыклар" номинациясендә Бөтенроссия "Тылсымлы йомгак" декоратив-куланма иҗат конкурсында I дәрәҗә җитүчеләре булды.
-
Бөтенроссия "Илһам" яшь язучылар бәйгесе
Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Р. Хәйруллина бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче турында катншаты. Ул 15 апрельгә Казанның "Пирамида" КРКга бүләкләү тантанасына чакырылды.
-
Хокук тәртибе отрядлары-2015 конкурсы
Мартта хокук тәртибен бозуларны кисштүче мәктәр отрядлары арасында республика конкурсының муниципаль этабы булды. Конкурста сигез урта мәктәп катнашты. Алар конкурс шартлары нигезендә отряд турында докуменлар, социаль проектлар, аналитик материаллар, компьютер презентациясе бирде. Тәмте, Рудник, Затон һәм Сөйки мәктәпләренең кисәтү отрядларының конкурс материаллар тулы күләмдә, югары сыйфатлы иде. Алар конкур мксатына...
-
IT-чемпионнар конкурсы
IT-чемпион конкурсы республикада беренче тапкыр узганелда үткәрелә башлады. Анда һәр укучы катнаша алды, моңа аның өчен өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталына тоташтырырга һәм портал аша төрле түләүләр - коммуналь түләүләр, салым, ЮХИДИ штрафлары түләүләре үткәрергә кирәк иде. Өлкән кеше түләүләрне үзеең шәхси кабинеты аша күбрәк үткәргән саен, әлеге...
-
Районыбыз талантларга бай
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе (Куйбышев Зтоан филиалы) укытучылары Ольга Закирова һәм Зимфира Хәйбуллина "Россия талантлары" халыкара фестивальдә һәм бөтенроссия дистанцион конкурсларда җиңделәр. Котлыйбыз!