Икътисад рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыр вахтасы
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә. Кичәге көнгә тулаем район буенча 27277 гектар игеннең 1775 гектарындагысы суктырылган. «Кама Тамагы» АХПда 1578 тонна арыш, 620 тонна арпа, 70 тонна көзге бодай һәм 875 тонна борчак, Ленин исемендәге хуҗалыкта 258 тонна арыш һәм 136 тонна арпа суктырылган. Район буенча...
-
Урак кызганнан-кыза
20 июльдән Красновидово ашлык кабул итү предприятиесе яңа өлгергән ашлыкны кабул итә башлады. 25 июльгә район хуҗалыкларыннан 1636 тонна ашлык каубл ителгән. Бодай сыйфатына килгәндә, районнарның күпчелегендә бөртекләр дым булмаганлыктан тулышмаган. Белгечләр әйтүенчә, ашлыкның дымлылыгы норма чикләрендә. Әмма көзе бодай һәм арышны урып-җыю иртә башлау әлеге культураларга корылыкның зыян салмавын...
-
Кыр вахтасы
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә. Кичәге көнгә тулаем район буенча 27277 гектар игеннең 1026 гектарындагысы суктырылган. «Кама Тамагы» АХПда 1077 тонна арыш һәм 602 тонна борчак, Ленин исемендәге хуҗалыкта 131 тонна арыш суктырылган. Район буенча арыш гектарыннан уртача 18, борчак 17 центнер уңыш бирә.
-
Кайда күпме сөт савыла?
Савым көтүен җәйләүләрдә асрау дәвам итә. Арзан азыкларда мөмкин булганча күбрәк продукция алып калырга тырышырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек иң югары савым - 13,9 килограмм Ленин исемендәге хуҗалыкта, бу узган ел белән чагыштырганда 3,2 килограммга артык. «Кама Тамагы» АХПда...
-
Терлек азыгы әзерләү
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 12895 гектар күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең бүгенге көнгә 11682 гектары чаптырылган, бу 91 процент тәшкил итә. 6428 тонна печән әзерләнгән, 32053 тонна сенаж салынган. шартлы бер баш терлеккә 14,4 центнер азык берәмлеге туры килә.
-
Беренче икмәк
«Кама Тамагы» ашлык кабул итү предприятиесеннән алынган хәбәргә караганда, 23 июльгә «Кама Тамагы» АХПдан беренче 1000 тонна көзге арыш кабул ителгән. План буенча предприятие 30 мең тонна бөртек кабул итәргә тиеш. шушы көннәрдә арпа көтелә.
-
Элемтә хезмәтләре
Бүгенге көндә 6,5 мең абонент район электр элемтәсе узелы хезмәтеннән файдалана. Шуңардан 3790 кеше телефон хезмәтеннән, ике меңнән артык абонент интернеттан, 500гә якын кеше интерактив телевидениедән файдалана. Интернет, IP-телевидение хезмәтләреннән тыш, элемтәчеләр «таттелеком» һәм "СМАРТС" уртак проекты - кәрәзле элемтә хезмәте дә тәкъдим итә.
-
Өстәмә стимул
Урып-җыю эше башланды. Хезмәткә түләүне 20 процентка арттыру, дифференциацияле якын килү һәм премия түләүләре системасы быелгы уракта материаль стимуллаштыру чарасы булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрелгән әлеге чаралар кызу эш көннәре башланган механизаторлар өчен туры мәгънәсендә уңышлы эшләү өчен өстәмә стимул булып тора.
-
Кулланучылар кәрҗине арта
Хөкүмәт россиялеләрнең яңа куллану кәрҗинен раслады. Яңа нормаларга караганда, гражданнарыбыз ит, балык һәм яшелчәне күбрәк, икмәк һәм бәрәңгене азрак ашарга тиеш. Яңартылган кәрҗин хәзергесеннән 200-400 сумга кыйммәтрәк булачак. Яңа куллану кәрҗине 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
-
Гипс чыгару
"Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ планлаштыру һәм экономик анализ бүлеге мәгълүматларына караганда, беренче ярты еллыкта 315810 тонна гипс ташы чыгарылган (узган елның шул чорында 296500 тонна). Бер эшләүчегә хезмәт җитештерүчәнлеге 1815 тонна, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка арткан. Барлыгы 52826,4 мең сум керем алынган.
-
Беренчел бурычлар
Узган шимбәдә "Долгая Поляна" тыюлыгы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә координация Советы һәм туризм буенча Советның күчмә утырышы үткәрелде.
-
Күптән көтелгән кибет
Кама Тамагы штпның Зоав. Каратайда азык-төлек кибете ачылды. Халык моны күптән көтте, чөнки икмәк һәм тоз алу өчен дә поселокка барырга кирәк иде. Иң якын кибет агрошәһәрчетә урнашкан. Бу һәркемнең дә, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең көченнән килми. Ниһаять, үзәк юлдан ерак түгел генә вагончык барлыкка килде, аны шәхси эшмәкәр Гүзәлия Овезмамедова...
-
Вакыты чыккан булмасын
ТР Госалкогольинспециясе җәйге чорга «Вакыты чыкмасын» акциясе игълан итә. Акция бөтен республика территориясендә үткәрелә. Хәзерге вакытта контрольдә тотучы органнарның кибетләрне тикшерү мөмкинлеге закон нигезендә чикләнгәнлектән, кулланучылар хокукын бозуга гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре тикшерү өчен нигез була ала. Районда «кайнар линия» телефоннары эшли: 884377-2-15-60. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау...
-
Дәүләт хезмәте күрсәтү турында
30 майда ТР икътисад министрлыгында видеоконференция режимында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 210 нчы ФЗН гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча муниципалитетлар белән киңәшмә үткәрелде. Анда ведомствоара эшләүне электрон төрдә оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге закон нигезендә агымдагы елның 1 июленнән җирле үзидарәләр күрсәткән барлык хезмәтләр регламентланырга тиеш.
-
Эшлекле киңәшмә
Узган ялда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда күп фатирлы торак йортларга мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга, ФАПларны модернизацияләүгә, "Чиста су" программасын үтәүгә кагылучы кайбер мәсьәләләр һәм кайбер башка проблемалар, шулай ук республика АПКсы эше тикшерелде. Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР...