Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

Трубкада «таныш тавыш» – минус 15 мең

Районда мобильэлемтә кулланып алдау очраклары ешайды. Район полиция бүлеге хезмәткәрләре халыкны тагын бер кат кисәтә - сак булыгыз! - Алло, әби! - Петя, синме соң бу? -Әйе, мин, әби. Ярдәм ит, зинһар. Мин авариягә очрадым. Ашыгыч арада акча кирәк. -Син нәрсә, әти-әниеңә шалтыратмыйсың? -Аларны куркытасым килми. Барысын да җайлыйм да,...

Районда мобильэлемтә кулланып алдау очраклары ешайды. Район полиция бүлеге хезмәткәрләре халыкны тагын бер кат кисәтә - сак булыгыз!

- Алло, әби!

- Петя, синме соң бу?

-Әйе, мин, әби. Ярдәм ит, зинһар. Мин авариягә очрадым. Ашыгыч арада акча кирәк.

-Син нәрсә, әти-әниеңә шалтыратмыйсың?

-Аларны куркытасым килми. Барысын да җайлыйм да, аннары аларга да сөйләрмен. Ә акчаны мин сиңа кире кайтарып бирәм, син борчылма.

- Ә мин сиңа акчаны ничек бирим соң? Син кая?

- Мин Тәтештә, өйгә кайтып бара идем, тик кайтып җитмәдем. Акчаны алырга сиңа хәзер таксист килер. Аңа бирерсең, ул миңа китереп китә.

Менә мондый сөйләшүләр тормышыбызда еш очрый. Кама Тамагыннан йөзләрчә, меңнәрчә километр ераклыкта гадәттә ирекләреннән мәхрүм ителүче урыннарда утыручы кешеләр көннәр буе телефоннан шалтыратып утыра. Өлкән яшьтәге кеше таныш тавышны ишетеп, аны актив рәвештә эшкәртә башлый. Әбиләргә онык исемен дә әйтергә кирәк түгел, үзләре үк сөйли башлыйлар. Хәер, оныкларын яки туганнан туганнарына ярдәм итүне кирәкле эш дип саный алар. Әбиләребез авызларыннан өзеп диярлек оныклары өчен акча туплый. Шушы көннәрдә генә Кама Тамагында шуңа охшаш ике очрак була. Ике әби уйлап та тормастан, туганнарына ярдәм итәргә ашыга. Аларга анык адресы булган йорт телефонына шалтыраталар. Җирле такси номерын белешү, аннары таксистның кәрәзле телефоны номерын ачыклау әллә ни авыр булмый. Поселокта такси күп төрле функция башкара, күрсәтелгән адреска кешене илтеп кенә калмыйча, посылка да, дарулар да һәм башка күп нәрсәләр дә ташыйлар. Килеп акча алу һәм аны Тәтешкә илтү - гадәти үтенеч. Аннары таксистның кәрәзле телефонына акчаны иң яхшысы банкомат аша аерым счетка салу турындагы хәбәр килә. Алдакчыларның схемасы күп төрле. даими рәвештә яңалары эшләнеп тора. Мәсәлән, соңгы вакытта районда мобиль банк кулланып, сигез тапкыр алдау очрагы булган. Биредә, гомумән алганда, арадашчылар кирәк түгел. «Банк базасын яңарту эше бара. Акчагыз югалмасын өчен карточкагызны банкоматка тыгып, түбәндәге комбинацияне җыегыз» дигән хәбәр килә. Кеше күрсәтмәне үти һәм аның акчасы чит счетка күчә. Һәм моны өлкәннәр түгел, алдынгы карашлы яшьләр эшли. Янәсе «банкның куркынычсызлык хезмәте» шалтырата, счетны япканнар, акчаны яңа счетка күчерергә кирәк, имеш. Мәгълүматны тикшереп тә тормыйлар, акчаларын шунда ук күчерәләр. Дөрес, эш беткәч, алданганнарын абайлап алалар. Әмма кирегә юл ябык инде. - Банктагы теге яки бу счетны тикшерү өчен без судта рөхсәт алырга, аннары гына банкка запрос ясый алабыз, - ди полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин. Җавапны язмача гына алабыз, ә бу тиз эшләнми. Без җавап алган вакытка инде акча берничә счет аша узган була. Без аларның һәрберсен шул схема буенча тикшерәбез. Акча алучыны ачыклавы кыен. Елга ике тапкыр гражданнар җыеннарында полиция участок инспекторлары халык алдында чыгыш ясап, башкарылган эш турында отчет ясый. Шул исәптән, халыктан алдау юлы белән акча алулар турында да әйтеп үтәләр. Участоктагы барлык өлкәннәр белән күрешеп сөйләшеп булмый - участоклар зур, ә бөтен районга нибары дүрт участковый бар. Шуңа күрә бу эшкә авыл җирлекләрен дә, авыл халкы көн саен килеп йөри торган кибет сатучыларын да җәлеп итәргә кирәк, чөнки кибетләрдә халык дөнья хәлләре турында сөйләшә бит. Һичшиксез, полицейскийлар да үз эшләреннән азат ителми. Йомгак ясыйк. Телефоныгызга килгән һәр мәгълүматны тикшерергә кирәк. Хәбәр банк исеменнән килсә, үз банкыгыз, туганнарыгызга калгылса, алар белән элемтәгә керергә кирәк. Шуннан соң гына акча белән эш итәргә кирәк. Туганнарыгызга ярдәм итәргә яки банктагы хәлне төзәтергә ашыкмагыз. Уйлап карагыз, ул сезнең көчтән килмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев