31 июль 2014 яңалыклары
-
Тәэсир яхшылардан түгел
Узган атнада Куйбышев Затонда футбол буенча республика беренчелегенең икенче этабы үткәрелде. Ул төркемдә безнең команда да чыгыш ясады. Биредә стадиондагы газон тапталган, чөнки яңгырлар аз булды, ә туп уйнарга телүчеләр күп. Биредә коры яз вакытында үләнгә су сибүне оештырмаганнар. Чистай, Балык Бистәсе, Биектаудан килгән кунаклар реакциясе адекват булды: "Мондый кырда...
-
Агитбригада юлда
Кызу урып-җыю вакытында район мәдәният йорты каршындагы агитбригаданың басу хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясаулары шатландыра. Кичә алар Олы Бортаста, бүген Сөйки басуларында чыгыш ясый.
-
Трубкада «таныш тавыш» – минус 15 мең
Районда мобильэлемтә кулланып алдау очраклары ешайды. Район полиция бүлеге хезмәткәрләре халыкны тагын бер кат кисәтә - сак булыгыз! - Алло, әби! - Петя, синме соң бу? -Әйе, мин, әби. Ярдәм ит, зинһар. Мин авариягә очрадым. Ашыгыч арада акча кирәк. -Син нәрсә, әти-әниеңә шалтыратмыйсың? -Аларны куркытасым килми. Барысын да җайлыйм да,...
-
Хуш, Рамазан!
30 июль, Гает бәйрәменең өченче көнендә, район үзәгендә яшәүче мөслимәләр изге Рамазан аен озату нияте белән Аллаһы Тәгалә йорты - Җәмигъ мәчетенә җыелды. Бергәләп өйлә намазын укыгач, алар бәйрәмчә әзерләнгән табын артында Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укып, салават әйтте, илгә-көнгә тынычлык теләп дога кылды. Очрашуны Нурания абыстай оештырды. «Ураза аенда...
-
Кызу урак өсте
Аномаль һава шартларында кырларда уңыш өлгерде. Урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм өзеклекләрсез оештыру, анда практик ярдәм күрсәтү өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кергән оператив төркем булдыру хакында хәбәр иткән идек инде. Урып-җыюның сыйфатын карау өчен әлеге төркем 30 июльдә "Кама Тамагы"АХПның Олы Яңасала һәм Красновидово кырларында булды. Бу көнне...
-
Хәйрия концерты
Бүген "Казан Арена" стадионы каршындагы мәйданда Рамазан ае тәмамлануга багышлап, танылган бәет башкаручыларның хәйрия концерты була. Аны ТР Диния нәзарәте идарәсе оештырды. Районыбыздан әлеге чарада 27 кеше катнаша, анда баруга транспорт белән район җитәкчелеге ярдәм итте.
-
Күршеләрдә ял итәбез
Районның социаль яклау идарәсе, гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җәйге каникул вакытында социаль ярдәмгә мохтаҗ, балалар пособиесе алучы гаиләләрдәге балалар ялын һәм савыктыруны оештыра. 6-29 августта Марий Элдагы «Лесная сказка» савыктыру лагерында 11-16 яшьлек балалар өчен хәрби-патриотик смена үткәрелә.
-
Эш визиты
6 августта Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков эш визиты белән районыбызга килә. Район прокуратурасында 6 августта 8.30 минуттан 9.30 сәгатькә кадәр күзәтчелек ведомствосы башлыгы гражданнар кабул итәчәк. Кабул итүгә 2-14-73 телефоны аша язылырга мөмкин.