29 июнь 2012 яңалыклары
-
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!
2012 ел- тарихи -милли мәдәни мирасыбызны өйрәнү елы.
-
Балалар өчен кызыклы ял
Кама Тамагы урта мәктәбе яны лагерена йөрүче балалар өчен "Китапларның каникулы юк" исемле девиз астында район балалар китапханәсе төрле чаралар әзерләде: рус шагыйре А.С.Пушкин туган көненә карата "Лукоморьега сәяхәт" дигән викторина, "Библиографик калейдоскоп" дигән уен, "Татарстанга сәяхәт" исеме астында тарих һәм мәдәни-мирас елына багышланган конкурс уен үткәрелде.
-
Йорт төзиячәкбез
җир участогын сайлауны раслаган актка кул куярга килгән күп балалы гаиләләрнең күбесе җирле үзидарә вәкаләтле органы вәкилләренә нәкъ менә шулай җавап бирде.
-
Авылда һәм аның чикләрендә
Троица алдыннан Тәмтедә яшәүчеләр зиратны чистартты. Җирлек башлыгы Андрей Степанов сүзләренә караганда, бер көнгә биредә 10 машина чүп-чар чыгарылган. Соңгы вакытта Горький урамы тагын да матурланды. Бирегә дүрт машина җир кайтартылган, шуның ярдәмендә урамны тигезләгәннәр.
-
Урамнар җыештырылды
Узган атнада Сөйки авыл җирлеге хезмәткәрләре китапханә һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә үзәк урамнан чүп үләннәрен чапты. Аңа кадәр өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне караучы социаль хезмәткәрләр Сөйкидәге кайбер урамнарны тәртипкә китерде.
-
Гала-концерт
"Балкыш-Сияние" үзешчән ветераннар фестиваленең муниципаль берәмлекләр арасында сайлап алу туры районның V кустында тәмамланды. Бүген 15.00 сәгатьтә РДКда әлеге турда сайлап алынган чыгышлардан торган гала-концерт була.
-
Россиянең елга киңлекләрендә
Татарстанда "СК Башволготанкер" эксплуатация участогыннан 14 танкер Ярославльдән Балтикага кадәр елга киңлекләрен иңли. Нефть ташучы суднолар кулланучыга 200 мең тоннадан артык йөк китергән инде.