Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!

2012 ел- тарихи -милли мәдәни мирасыбызны өйрәнү елы.

Без мәктәптә укыганда бу ел уңаеннан бик күп чараларда катнаштык. Үзебезнең мәктәп музеенда авылыбыз тарихын өйрәндек. Укытучы апаларыбыз район үзәгендәге "Туган якны өйрәнү" музее һәм андагы тарихи экспонатлар турында да бик кызыклы итеп сөйләгән иде."Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрү яхшы",- диләр бит. Без дә 13 июнь көнне бу музейда экскурсиядә булдык. Безне музей директоры Ирания Сәгъдиева каршы алды һәм бик тә аңлаешлы итеп сөйләде. Музей 4 залдан тора икән. Һәр зал үзенчәлекле итеп бизәлгән. Без районыбыз тарихын чагылдырган бай тарихи материалларны әле моңа кадәр күргәнебез юк иде. Беренче залда көнкүреш куллану әйберләреннән торган экспонатлар, икенчесендә сугыш чоры тарихи истәлекләре, өченчесендә кул осталарының эшләре, дүртенчесендә җәнлекләр турындагы материаллар урнаштырылган. Бу көнге сәяхәтебез бик файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев