Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиянең елга киңлекләрендә

Татарстанда "СК Башволготанкер" эксплуатация участогыннан 14 танкер Ярославльдән Балтикага кадәр елга киңлекләрен иңли. Нефть ташучы суднолар кулланучыга 200 мең тоннадан артык йөк китергән инде.

Агымдагы елда навигация ремонты узган елгы проблемалар нәтиҗәсендә күпкә иртәрәк башланды. 22 майда ук беренче танкерлар план буенча докка басты.
Корпус һәм винт-руль комплексы деффектациясе рейслар арасында үткәрелә. Барлык эшләргә сигез көн бирелә. Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ коллективы алга куелган бурычын төгәл башкара. Кайбер көннәрдә докта эшләр иртәнге сәгать 4тә башлана һәм караңгы төшкәнче машиналар гөрелтесе тынмый. Дүрт танкер планлы ремонтны узган инде, бүген бер судно причалда, икенчесе докта тора.
"Волгонефть-231" танкеры агымдагы елда навигацияне ачты. Хәзер экипаж кире кайтып, планлы ремонтка басты. Капитан Анатолий Козлов (рәсемдә) өчен бу 33 нче навигация инде. 1980 елда Горький елга училищесын тәмамлаганнан соң ул өченче штурман булып эшли башлый, ә 1987 елдан Анатолий Иванович капитан вазыйфасын башкара.
-Үз практикамда күпне күрергә туры килде. Елгада гына түгел, диңгезгә дә чыктык. 1993 елда экипаж Балтикада эшләде. 2004 елда навигация Кара диңгездә үтте. Быел Ярославльдән Санкт-Петербургка нефть ташыйбыз. Командабыз яхшы, күбесе Затоннан ышанычлы һәм сыналган елгачылар.
Анатолий Козлов белән сигезенче ел инде өлкән механик Владимир Кулагин (2нче биттә, өстәге рәсем) бергә эшли. Бу аның 26 нчы навигациясе. Владимир Олегович училищены бетергәннән соң хезмәт эшчәнлеген моторист булып башлый. Бу елларда танкерларны алыштырып, биш капитан белән эшләгән.
-Анатолий Иванович бик тәҗрибәле капитан. Эшкә сәләтле, нык команда җыя белә. Машина бүлеге өчен бу бик әһәмиятле. Һәр эшкә һөнәриләр кирәк, ә чикләнгән пространство шартларында эшләү өчен коммуникабельле кешеләр мөһим.
Суднолар өчен навигация ничек булыр, агымдагы ремонт ничек узар? Болар барысы да яр хезмәтенә бәйле.
Евгений Фуртин җитәкләгән флотны эксплуатацияләү һәм техник тәэмин итү бүлеге әнә шулар белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул 30 ел эшләгән тәҗрибәле капитан һәм барысын да белүче елгачы. суперинтендант Илдар Закиров (астагы рәсемдә) аның җитәкчелегендә 10 ел эшли. Судноларны ремонтлау һәм барлык бурычларны үтәүне тәэмин итү, шулай ук башкарылган эш сыйфатына контроль аңа йөкләнгән.
Июльнең беренче якшәмбесендә елгачылар традицион үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-Елга транспорты хаклы рәвештә ил икътисадында әһәмиятле һәм ышанычлы тармакларның берсе булып санала,-ди ТРда "СК Башволготанкер" ЭУ директоры Илдар Каюмов. -Биредә үз тормышларын Идел белән бәйләгән Затон елгачыларының да өлеше зур. Һөнәри бәйрәм уңаеннан узган навигация чорында һәм агымдагы елда навигациягә әзерлек вакытында хезмәткә намуслы карашлары өчен суперинтендант Илдар Закиров һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Светлана Логинова баш предприятиенең Мактау грамотасына тәкъдим ителде. Евгений Фуртин һәм офиста эш башкаручы Любовь Одинаева баш предприятиенең рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк.
Сайлаган һөнәрләренә тугрылык, россия флотының данлы традицияләрен дәвам итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдереп, суднолар экипажын, яр хезмәтен, шулай ук елгачылар гаиләләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итеп, барысына да иминлек, сәламәтлек һәм эшләрегезнең имин булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев