23 июль 2015 яңалыклары
-
Мәктәп автобуслары эшсез тормый
«Бэркут» автотранспорт предприятиесе җәйге чорда яңа график нигезендә эшли. «Бэркут» паркында барлыгы 16 мәктәп автобусы исәпләнә. Алар 36 авылдан балаларны база мәктәпләренә кадәр ташый. Мәктәп автобуслары җәй көне дә тик тормый - предприятие заявкалар буенча транспорт хезмәте күрсәтә. Автобуслар хәзер безгә тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән алман кунакларын, үз районыбыз һәм...
-
Авыл сәхнәсендә – югары сәнгать
Иртәгә - 24 июньдә район мәдәният йортында Казан консерваториясе профессорлары квартеты концерты була. Әлеге чыгышны сайлау алды программасы кысаларында «Россия ветераннары» партиясе оештырды. Квартетта РФ атказанган артистлары, Татарстанның халык артистлары, ТР Дәүләт премиясе лауреатлары бар. Музыкантлар берничә тапкыр Англия, Италия, Япония, Австралия һәм башка чит илләрдә гастрольдә булган.
-
Алда барабыз
Агымдагы елның алты аенда Кама Тамагы гипс руднигы гипс ташын узган ел белән чагыштырганда 2 процентка, июнь йомгакларына 9 процентка артык җитештергән. - Кулланучыларга таш озату ярты еллык йомгаклары буенча 16 процентка артты,- ди предприятиенең генераль директоры Сергей Алешин. -Безнең төп бурыч - хәзерге катлаулы шартларда артка чигенмәү, узган ел...
-
Бер атнада 4 кешене елан чаккан
Татарстанда биш кешене елан чагу факты теркәлгән. Алар барысы да республика шифаханәләренә мөрәҗәгать иткән. Дүрт очрак узган атнага туры килә, дип яза "Әлмәт таңнары". Җиләк җыйганда ике хатын еланга туры килгән. Сарман районында 15 яшьлек кызны, Зәй районында 11 яшьлек кызны да шулай ук җиләк җыйганда елан чаккан. Бу атнада...
-
Үз торагың – дәүләт ярдәмендә
Бүгенге көндә республика территориясендә өч дистәгә якын озак сроклы программалар тормышка ашырыла һәм шуларның күбесе социаль юнәлештә. Татарстанда "Со-циаль ипотека" программасы актив тормышка ашырылучы программаларның берсе. Әлеге программа 10 ел эчендә күп кенә гаиләләргә ташламалы шартларда үз торакларын алырга ярдәм итте. Республикада 2006 елдан тагын бер программа - "авылда яшәүче...
-
Дәүләт хезмәтләре.ру
Хәзер районның теләсә кайсы кешесе социаль ярдәм чаралары, дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат алу һәм күңелеңә ошаган эш эзләүдә исәпкә кую өчен документлар әзерләү мәсьәләсе буенча сез Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша кабул итүгә языла аласыз. Порталга uslugi.tatar.tu адресы буенча интернет челтәренә тоташтырылган теләсә нинди җайланмадан...
-
Халык игътибарына
Кама Тамагы район судында телефон номерлары үгәрде. Хәзер бу учреждение хезмәткәрләренә шалтырату өчен түбәндәге телефон номерларын җыярга кирәк: Администратор - 2-02-19; баш белгеч (канцелярия) - 2-02-07; суд секретаре (канцелярия) - 2-02-06; судья ярдәмчесе (иҗтимагы кабул итү)- 2-02-03; суд утырышы секретаре- 2-02-04; 2-02-05; ОУ ПДС (судтагы приставлар)- 2-02-11. Шулай ук суд...