22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне Кама Тамагында да билгеләп үтелә
"Бэркут" МУП райондагы зур автотранспорт предприятиеләренең берсе. Көн саен 16 мәктәп автобусы районның 36 торак пунктыннан мәктәпләргә балаларны озату өчен кузгала. - Без сигез база мәктәбенә хезмәт күрсәтәбез, - ди предприятие директоры Рифат Вәлиев. - Иртәнге сәгать 5.30да автобус йөртүчеләр эшкә килә. Аларның барысы да көн саен медицина күзәтүе уза,...
-
Түләүләр күләме - “Шәхси кабинет”та
Кама Тамагы ата-аналары балалар бакчасына өчен түләүгә компенсацияне "шәхси кабинет"та карый алалар Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында ата-аналар балаларының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүе өчен түләүгә компенсация билгеләнү турында тулы мәгълүмат алачак. ТР Дәүләт хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетта кулланучы балалар бакчасыннан социаль яклау органнарына кергән мәгълүматны, аннан соң компенсация исәпләнү...
-
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова "Вконтакте” да булмаса да, унлап ялган бите яши
Социаль челтәрдә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың ялган битләре елдан-ел артта бара. Тик җырчы үзе бер социаль челтәрдә утыра икән. "Вконтакте"да гына аның 11 бите (аккаунты) бар! Тик җырчы сүзләренә караганда, ул instagram белән генә куллана икән. "Минем исемнән "Вконтакте"да утыручы "Ландыш Нигъмәтҗанова"ларга зур рәхмәт", дип белдергән җырчы "Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә....
-
Радик Юльякшин нигә Татарстанга килергә икеләнгән?
Популяр җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) Татарстан буйлап гастрольләре гөрли. Җырчы үзе яңа программа белән Татарстанга бик озак җыенганын белдерде. "Программа башкорт телендә барганга күрә, Татарстанга килергәме-юкмы, дип бик озак икеләндем", - ди Радик. Борчылуы юкка булган: Татарстан халкы Радикны колач җәеп каршы алды, алкышларга күмде. Җырчы егетне һәр районда...
-
Кама Тамагында диспансерлаштыру дәвам итә
Май ахырында халыкка диспансерлаштыру үткәрүнең чираттагысы старт алды. Агымдагы елда районда яшәүче 2864 кеше планлы рәвештә медицина тикшерүе узарга тиеш. Районда яшәүчеләр үз яшьләренә туры килгән график буенча комплекслы медицина хезмәте узу өчен үзәк район дәваханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итә. Халыкның активлыгы турында вакытлыча эшкә сәләтне югалту экспертизасы буенча үзәк дәваханә...