Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне Кама Тамагында да билгеләп үтелә

"Бэркут" МУП райондагы зур автотранспорт предприятиеләренең берсе. Көн саен 16 мәктәп автобусы районның 36 торак пунктыннан мәктәпләргә балаларны озату өчен кузгала. - Без сигез база мәктәбенә хезмәт күрсәтәбез, - ди предприятие директоры Рифат Вәлиев. - Иртәнге сәгать 5.30да автобус йөртүчеләр эшкә килә. Аларның барысы да көн саен медицина күзәтүе уза,...

"Бэркут" МУП райондагы зур автотранспорт предприятиеләренең берсе. Көн саен 16 мәктәп автобусы районның 36 торак пунктыннан мәктәпләргә балаларны озату өчен кузгала.


- Без сигез база мәктәбенә хезмәт күрсәтәбез, - ди предприятие директоры Рифат Вәлиев.
- Иртәнге сәгать 5.30да автобус йөртүчеләр эшкә килә. Аларның барысы да көн саен медицина күзәтүе уза, моның өчен без үзәк дәваханә белән килешү төзедек. Аннан соң механик транспортны тикшереп путевкалар бирә, сәгать 6.30да автобуслар юлга кузгала.
Агымдагы елда без тагын ике автобус йөртүчене укыттык. Алар автобус йөртүгә рөхсәт алса, без тагын ике белгечкә баедык, алар кирәк чакта башка шоферларны алыштыра ала. Бу бик мөһим, чөнки тормышта төрле хәлләр була - кемдер авырып китә, кемгәдер гаилә хәле буенча эштән китәргә кирәк. Ә без рейсларны туктата алмыйбыз.
Автобусларның барысы да тахографлар белән җиһазландырылган һәм ГЛОНАС системасына тоташтырылган. Бу автобус йөртүчеләрне контрольдә тоту өчен генә түгел, беренче чиратта пассажирлар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк.
Шушы максатларда уку елы алдыннан без ЮХИДИ, юл идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобуслары йөри торган юлларны кабул итәбез. Агымдагы елда Ишем авылына кадәр тагын бер юл яхшыртылды. Хәзер мәктәп автобуслары пычрактан курыкмыйча, авылга кадәр керә, ә мәктәп укучыларына олы юлга кадәр җәяү чыгарга кирәкми. Бүгенге көнгә Тәмте-Осинники юлы гына хәл ителмичә калды. Киләсе елга бу юл да нормативларга туры китерелер дип ышанабыз.
Без үз чиратыбызда район юлларында куркынычсыз хәрәкәт тәэмин итәбез. Моның өчен бездә эшкә сәләтле коллектив булдырылган. Предприятиедә Илмаз Мөхәммәтшин биш ел механик булып эшли. Һәр иртәдә ул барлык автобусларны рейска озата. Шоферларның күбесе бездә беренче елын гына эшләми. Илдус Вәлиуллин (рәсемдә) күптән түгел генә үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтте, Олег Чернеев һәм Рамил Хәйруллин 50 яшьлек юбилейларын үткәрде. Юбилярларның барысы да һөнәри бәйрәм алдыннан муниципаль район башлыгы рәхмәт хатлары һәм грамоталар алды.
Без балаларны мәктәпкә йөртәбез. Бу зур җаваплылык, шуңа күрә предприятие барлык таләпләргә дә җавап бирергә, ә автобус йөртүчеләр югары дәрәҗәдә әзерлек һәм тәҗрибәгә ия булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев