Май ахырында халыкка диспансерлаштыру үткәрүнең чираттагысы старт алды. Агымдагы елда районда яшәүче 2864 кеше планлы рәвештә медицина тикшерүе узарга тиеш.
Районда яшәүчеләр үз яшьләренә туры килгән график буенча комплекслы медицина хезмәте узу өчен үзәк район дәваханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итә. Халыкның активлыгы турында вакытлыча эшкә сәләтне югалту экспертизасы буенча үзәк дәваханә баш табибы урынбасары Светлана Суворова сөйли.
- Бүгенге көндә 2145 кеше диспансерлаштыру узды инде - бу план күрсәткеченең 75 проценты. Диспансерлаштыруның максаты һәм бурычлары, тикшерү күләме турында халыкка мәгълүмат бирү гражданнарны поликлиникага тикшеренү узарга килергә этәргеч ясый.
- Светлана Александровна, агымдагы елда районда яшәүчеләрне комплекслы тикшерүнең төп бурычлары нинди?
- Диспансерлаштыруның төп бурычы - онкология, туберкулез кебек куркыныч авыруларны иртәрәк ачыклау. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы игълан ителгәнлектән шушы киң таралган авыруларны ачыклау да көнүзәк булып тора.
Агымдагы елда диспансерлаштыру үткәрү вакытында анкета тутыру да гамәлгә кертелде, анда 43 сорау бар. Беренче чиратта анкеталаштыру нәтиҗәсендә авыру факторларын, нәселдән килгән авыруларны ачыклау һәм пациентның яшәү рәвеше турында мәгълүматлар алу тора.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшерү ике этапта алып барыла. Беренчесе - скрининг, аңа гомуми тикшерү керә, аның ярдәмендә хроник авыру билгеләре ачыклана. Шулар нигезендә табиб авыруны җентекләп тикшерү кирәклеге турында карар кабул итә. Икенче этапта тулы бер инструменталь- лаборатор тикшерүләр һәм беренче этаптагы күрсәткечләр буенча белгечләр күзәтүе каралган.
Шулай тирәнтен тикшерү медицина тикшеренүенең файдасы турында сөйли.
- Республикада күпләп диспансерлаштыру тикшерүләре нәтиҗәсендә иртә стадиядә яман шеш авырулары ачыклана. Сез ничек уйлыйсыз, шушы факт һәркемнең үз сәламәтлеге өчен җаваплылыгын арттырырга тиешме?
- Әлбәттә, сүз бигрәк тә онкология турында барса, бу бик урынлы. Заманча технологияләр ярдәмендә тикшерү үткәреп, иртә стадиядәге онкология авырулары уңышлы ачыклана. Халыкка бары тик түләүсез диспансерлаштыру узарга гына кирәк. Калганын медиклар эшли.
- Халыкны диспансерлаштыру узуга тартуда участок табиблары һәм терапевтларның роле шактый. Алар тырышлыгы белән халык дәваханәгә килә.
- Әйе, участок табиб-терапевты аңлату әңгәмәләре ярдәмендә халыкны тикшерү узарга чакыра. Авылларда бу эшне фельдшерлар алып бара.
Диспансеризациягә заманча якын килү тәҗрибәсенең уңай гына түгел, тискәре яклары да булды. Шуңа күрә бүген тикшерү узып авырулар ачыкланганнан соң диспансерлаштыру дәвалау - кисәтү һәм тернәкләндерү чаралары комплексын тормышка ашыруны да үз эченә ала. Диспансерлаштыру тәмамланырга вакыт аз калды, тикшерү узмаган 717 кеше өчен бу үз сәламәтлеге турында кайгырту мөмкинлеге бар әле, вакытны кулдан ычкындырмагыз.
Нет комментариев