22 июль 2015 яңалыклары
-
Бер ай узды
Райпо мәйданында юлчыларның иске асфальт өслекне алганга бер ай вакыт узды. 22 июльдә генә эш башланды. Биредә иртәдән үк чын мәгънәсендә тузан бураны иде. Юлчылар һәр чокырдан чүп-чар, җир өрдерде. Аннары "авыр техника" эшкә кереште - тирәнрәк чокырларга вак таш салып, өстенә битум коелды. Төш вакытыны бөтен мәйдан кара иде....
-
Урак башланды
Бөртеклеләрне урып-җыюга беренчеләрдән булып «Кама Тамагы» АХПның Олы Салтык бүлекчәсе механизаторы Данияр Төхвәтуллин чыкты. 20 июльдә ул 50 тонна ашлык суктырган. Икенче көнне аңа тагын ике комбайн кушыла, өченче көнне - 141 гектар мәйданда инде биш комбайн эшли иде. -Яңгырларга кадәр без 120 гектар көзге бодайны урып-җыярга өлгердек, -ди бүлекчә...
-
Европадан килгән кунаклар
20 июльдә район Германиянең тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән укучылар төркемен каршы алды. Агымдагы елда Кама Тамагы һәм Людвигслуст шәһәре арасындагы партнерлык элемтәләренә 21 ел була. Шушы вакыт эчендә Германия һәм Кама Тамагы укучыларының унар делегациясе бер-берсендә кунакта булды. Агымдагы елда да, сәяси киеренкелеккә карамастан, кунаклар бай Татарстан җиренә дуслары белән...
-
Коръәннең тарихы 1300 елдан артык булган кулъязмасы табылган
Бирмингем университеты хезмәткәрләре үзләрендә сакланган Коръән кульязмасы битләренең дөньядагы иң борынгы манускриптларының берсе булуны ачыклаган, дип хәбәр итә "Би-би-си"ның рус хезмәте. Тикшеренүчеләр сүзләренчә, радиоуглерод анализ изге китап битләренә 1300 елдан артык булуны күрсәткәч, шаккатканнар. Димәк, әлеге манускрипт өстендә эшләүче, теоретик яктан Мөхәммәд пәйгамбәр белән очрашырга яки аның вәгазьләрен тыңлаган булырга...
-
Абитуриентларга «кайнар элемтә» эшли
Быел югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 мең бюджет урыны билгеләнгән. Моннан кала бюджеттан тыш, читтән торып уку бүлекләрендә, техникум һәм көллиятләрдә дә урыннар каралган. Абитуриентларга тиз арада мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015нче елда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына...
-
Кама Тамагында үрдәкләр дә акчаларын банката саклый
Тик менә банкоматка ышанмыйлар. Иң кулае оператор белән эшләү. Тик менә ишек тоткасы гына югарырак беркетелгән