Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Европадан килгән кунаклар

20 июльдә район Германиянең тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән укучылар төркемен каршы алды. Агымдагы елда Кама Тамагы һәм Людвигслуст шәһәре арасындагы партнерлык элемтәләренә 21 ел була. Шушы вакыт эчендә Германия һәм Кама Тамагы укучыларының унар делегациясе бер-берсендә кунакта булды. Агымдагы елда да, сәяси киеренкелеккә карамастан, кунаклар бай Татарстан җиренә дуслары белән...

20 июльдә район Германиянең тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән укучылар төркемен каршы алды.

Агымдагы елда Кама Тамагы һәм Людвигслуст шәһәре арасындагы партнерлык элемтәләренә 21 ел була. Шушы вакыт эчендә Германия һәм Кама Тамагы укучыларының унар делегациясе бер-берсендә кунакта булды. Агымдагы елда да, сәяси киеренкелеккә карамастан, кунаклар бай Татарстан җиренә дуслары белән очрашыр, Россиянең нәрсә икәнлеген аңлар һәм күрер өчен, яшьләр алдында нинди мөмкинлекләр ачылганын, аның ничек яшәвен күрер өчен бик теләп килде. Кунаклар делегациясен безнең элеккеге дусларыбыз Олав, Жанна һәм Елена җитәкли. Алар безнең районда беренче тапкыр гына түгел, элеккеге дуслары да бик күп. Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән. Болар Казан шәһәренә, Болгарга, Свияжскка экскурсияләр, район яшьләре белән аралашу, безнең музейларга экскурсия һәм, әлбәттә, кунаклар су спорты буенча дөнья чемпионаты ярышларын да карый алачак.

21 июльдә Людвигслуст кунаклары муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов белән очрашты. Дустанә шартларда Павел Николаевич МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйниятова, спорт мәктәбе директоры Александр Кочетков районның яшьләр һәм икътисадый сәясәте, аны үстерү юнәлешләре турында сөйләде. Кунаклар Красновидоводагы Горький музеенда, районның туган якны өйрәнү музеенда һәм "Кояшкай" балалар бакчасында булдылар, районга килүгә үк мунча юындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев