22 март 2012 яңалыклары
-
Яз бәйрәме
Олы Салтык мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе дигән күңелле чара булды. Анда ике команда тамашачыларны үзләренең уңганлыклары, тапкырлыклары, булганлыклары белән шатландырды. Өлкән сыйныф укучылары "авыл кызлары", ә студент кызлар "Роза гөлләре" исеме астында көч сынашты. Бәйге кызларны күп яктан сынады: аш-суга осталык, хуҗалык эшләрендә уңганлыкларын, спорт өлкәсендә җитезлекләрендә дә...
-
Законны белмәү җаваплылыкны киметми
Сишәмбедә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда өч административ тәртип бозу тикшерелде. Икесе урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозуга кагылса, тагын берсе - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу. Район халкының исенә төшерәбез: урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен гражданнар кисәтелә яисә 100-2500 сум, урындагы затлар кисәтелә яки 2000-5000 сум, юридик затлар...
-
Легаль булмаган хезмәткә чик куела
ТР буенча Россия УФМСның Кама Тамагы районындагы территориаль пункты биргән мәгълүматларга караганда, 14 февральдән 24 февральгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда район прокуратурасы һәм "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе белән берлектә миграция законнарын бозуны ачыклау буенча "легаль булмаган мигрант" оператив-кисәтү чаралары үткәрелде. 38 объект тикшерелгән, шуның...
-
Терлекчеләр эше
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләренең сөт җитештерүдәге быелгы күрсәткечләре узган елгы кышкы асрау чоры күрсәткечләреннән югарырак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә бер сыердан уртача 14,6 килограмм сөт савып алган Ленин исемендәге хуҗалык терлекчеләре алда бара. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда биш килограммнан артып...
-
Игътибар – балалар!
23 марттан 1 апрельгә кадәр «Игътибар - балалар!» операциясе үткәрелә. Өлкәннәргә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга аеруча игътибарлы булырга, юлларда балаларыбызны фаҗигадән саклау өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Язгы чорда юлларда бозлавык нәтиҗәсендә транспорт чараларына гына түгел, җәяүлеләргә дә аеруча сак булырга кирәк.
-
Яңадан җиһазлау
Авылара үзәк китапханәнең 26 китапханә филиалының 17сендә компьютерлар куелган. Алардан китапханәчеләр генә түгел, укучылар да куллана ала. Агымдагы ел башында авылара үзәк китапханәнең балалар китапханәсе ике компьютер, принтер һәм зур телевизор алды. Барлык ИТКлар куелганнан соң эш өчен алардан китапханәчеләр дә, балалар да файдалана ала.
-
Гипс җитештерү
2012 ел башыннан «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖда гипс ташы чыгаруда уңай үсеш динамикасы саклана. 22 мартка 138,177 мең тонна гипс ташы чыгарылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15,197 мең тоннага артык. Предприятие мондый күрсәткечләргә узган елда сатып алынган яңа техника - төягеч, бораулау җайланмасы, машиналар нәтиҗәсендә дә...
-
Йолдызлык-2012
"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате конкурсының район этабы тәмамланды.