Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легаль булмаган хезмәткә чик куела

ТР буенча Россия УФМСның Кама Тамагы районындагы территориаль пункты биргән мәгълүматларга караганда, 14 февральдән 24 февральгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда район прокуратурасы һәм "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе белән берлектә миграция законнарын бозуны ачыклау буенча "легаль булмаган мигрант" оператив-кисәтү чаралары үткәрелде. 38 объект тикшерелгән, шуның...

ТР буенча Россия УФМСның Кама Тамагы районындагы территориаль пункты биргән мәгълүматларга караганда, 14 февральдән 24 февральгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда район прокуратурасы һәм "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе белән берлектә миграция законнарын бозуны ачыклау буенча "легаль булмаган мигрант" оператив-кисәтү чаралары үткәрелде. 38 объект тикшерелгән, шуның икесе төзелеш объекты, 36сы чит ил гражданнарының яшәү урыны. Сөйки кичүендә гипс эшкәртү заводы төзелешендә "Мостострой-12" ООО подряд оешмасында бер закон бозу очрагы ачыкланды: чит илдән килгән 27 кеше (26сы Үзбәкстаннан һәм берсе Таҗикстаннан) тиешле документларсыз законсыз хезмәт эшчәнлеге алып барган. Аларның барысы да административ җаваплылыкка тартылган, бу факт буенча материал прокуратурага тапшырылган. Район прокуратурасы чит ил гражданнарын хезмәт эшчәнлегенә тартуда кагыйдәләрне бозган өчен подряд оешмасын административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.

Миграция законнарын бозган өчен ел башыннан 41 чит ил гражданына административ материал төзелгән. Чит ил гражданнарын теркәгәндә ялган мәгълүматлар биргән өчен районда яшәүче бер кеше административ җаваплылыкка тартылган. 119 мең сум штраф салынган, 2011 елның беркетмәләрен исәпкә алып 124 мең сум түләтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев