Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яз бәйрәме

Олы Салтык мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе дигән күңелле чара булды. Анда ике команда тамашачыларны үзләренең уңганлыклары, тапкырлыклары, булганлыклары белән шатландырды. Өлкән сыйныф укучылары "авыл кызлары", ә студент кызлар "Роза гөлләре" исеме астында көч сынашты. Бәйге кызларны күп яктан сынады: аш-суга осталык, хуҗалык эшләрендә уңганлыкларын, спорт өлкәсендә җитезлекләрендә дә...

Олы Салтык мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе дигән күңелле чара булды.

Анда ике команда тамашачыларны үзләренең уңганлыклары, тапкырлыклары, булганлыклары белән шатландырды. Өлкән сыйныф укучылары "авыл кызлары", ә студент кызлар "Роза гөлләре" исеме астында көч сынашты. Бәйге кызларны күп яктан сынады: аш-суга осталык, хуҗалык эшләрендә уңганлыкларын, спорт өлкәсендә җитезлекләрендә дә алар көндәшләрен шаккатырды.

"Әбием сандыгы" дигән бәйге үзенә бертөрле булып, өлкәннәрнең дә күңелен кузгатты. Уен-ярышларда җыр-бию күңелле тамашалар белән үрелеп барды. Бәйге командаларның әле бер, әле икенчесенең өстенлеге белән чиратлашып торды. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңү студент кызлар ягында булса да, "Авыл кызлары" командасы да канәгать калды. Соңыннан мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, кичәне оештыручы һәм алып баручы Әмир Мифтахов кызларга истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X