21 февраль 2012 яңалыклары
-
Гомер бүләк итүче
Район үзәк хастаханәсенә катлаулы операцияләр ясарга Казаннан белгеч килә дип язган идек инде. КДМАның эндоскопия, гомуми һәм эндоскопик хирургия кафедрасы мөдире, профессор Александр Николаевич Чугуновның чираттагы бер килүендә аның белән әңгәмә кордык.
-
Тантаналы чара
22 февраль муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм район хәрби комиссары Дамир Сергеев җитәкчелегендәге сигез кешелек районыбыз делегациясе, шулай ук сугышчан гамәлләрдә катнашкан ветераннар Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы республика чарасында катнашты. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәрелде, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
Түгәрәк өстәл
24 февральдә сәгать 10.00да район мәдәният йортында "Кама Тамагы районында туризмны үстерү" темасына түгәрәк өстәл үткәрелә. Эшмәкәрләрне, шулай ук кызыксынган затларны түгәрәк өстәл эшендә актив катнашырга чакырабыз. Элемтә өчен телефон: 2-15-51.
-
Бәйрәм концерты
Бүген 17.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Керәшен бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты була. Программада рус, татар һәм керәшен җырлары һәм биюләре. Керү түләүсез.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Узган якшәмбедә район үзәгендәге спорт объектлары базасында XXVI кышкы спорт уеннары үткәрелде.