Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Узган якшәмбедә район үзәгендәге спорт объектлары базасында XXVI кышкы спорт уеннары үткәрелде.

Спортның 13 төре буенча ярышлар «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбе спорт залында һәм хоккей тартмачыгында узды, ә чаңгы юлы күршедәге усак урманчыгында салынган иде. Уеннарда барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре катнашты.

Спортның ике төре - мини-футбол һәм өстәл теннисы алдан үткәрелде, ә хоккей һәм волейбол уеннары алдан үткәрелеп, бу көнне финал уены булды. Яңа төрләр арасында программага шорт-трек һәм гаилә биатлон эстафетасы кертелгән иде.

Спортның төрле төрләрендә Кама Тамагы җыелма командасы беренче урыннарны аеруча күп яулады (шорт-трек, волейбол, йөзү, гаилә эстафетасы, хоккей, аркан), чаңгы, өстәл теннисы, мини-футбол, шашка буенча җиңгән Сөйки командасының да күрсәткечләре яхшы, башка командалардан да җиңүчеләр булды. Тенеш һәм Кече Салтык спортчылары узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртты.

Нәтиҗәдә, беренче урынны район үзәге командасы алды, алар 746 очко җыйды, икенче урында - Олы Кариле (597), өченче урында - Куйбышев затон (548). Калган урыннар түбәндәгечә бүленде: Сөйки, Иске Казиле, Тәмте, Кече Салтык, Тенеш, Олы Яңасала, Кирельск, Олы Салтык, Келәнче, Олы Бортас, Красновидово, Олы Карамал, Варварино, Иске Барыш, Уразлино, Балтач, Осинники.

Рәсемдә: чаңгы эстафетасы старт ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев