Гомер бүләк итүче
Район үзәк хастаханәсенә катлаулы операцияләр ясарга Казаннан белгеч килә дип язган идек инде. КДМАның эндоскопия, гомуми һәм эндоскопик хирургия кафедрасы мөдире, профессор Александр Николаевич Чугуновның чираттагы бер килүендә аның белән әңгәмә кордык.
Ул 39 ел гомерен кешеләр дәвалауга, өметләнеп төбәлгән күзләргә яшәү дәрте биргән тәҗрибәле хирург. 2010 елның 1 октябрендә безнең районда Рәхимә Аксановага катлаулы операция ясап, үт куыгыннан таш ала. Фәнни телдә ул лапароскопик холецистэктомия (ЛХЭ). Халык телендә тишеп керү, диләр. Шуннан бирле кирәк булганда атнага бер тапкыр килеп икешәр пациентка операция ясый. Узган елны шундый 17 операция ясалган. Алар барысы да уңышлы үтеп, ел нәтиҗәсе буенча Александр Николаевичка МР башлыгының мактау кәгазе тапшырыла.
Белгеч сүзләренә караганда, үт куыгында 200ләп таш барлыкка килергә мөмкин. Әмма, ташлар гына куркыныч түгел, ә аларның башка органнарга куркыныч тудыруы ихтимал, хәтта үлемгә дә китерүе мөмкин. Моны булдырмас өчен нинди киңәш бирер идегез, дип сорыйм. "Тирә якка карап матурлыкны күрергә, яшәүгә һәр яңа көнгә шатланырга. Һәр ваклыкка кәефне төшерергә ярамый, моның белән сез башкаларның да кәефен бозасыз. Кешеләрдә яхшы якны күбрәк күрергә. Авыру, әлбәттә, экологиягә бәйле. Элек сәбәпне аз хәрәкәтләнүгә сылтыйлар иде, хәзер операциягә керүчеләр арасында күп хәрәкәтләнүчеләр дә очрый. Шулай да, барлык авыруларны булдырмауның алтын кагыйдәсе - сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Күңелең ни тели, бөтен ризыкны ашарга мөмкин, бер кисәк татлы пирожный ашадың, икенчесе сезнең организмга артык килограмм өсти. Борынгылар белеп әйткән, өстәл яныннан киткәндә ашыйсы килү теләге булсын.
Тагын бер замана ысулына игътибар итәсем килә: дару рекламаларына ышанганчы табиб белән киңәшегез».
- Ә табиблар авырса беренче нәүбәттә нинди алым куллана?
-Мин авырганымны башкаларга сиздермәскә тырышам, чөнки пациент безнең янга килеп, кәефсез чагыңны күрсә, ничек дәвалансын инде ул.
- Безнең хастаханә турында фикерегезне беләсе килә.
- Мин башка бүлекләр турында әйтә алмыйм, хирургия иң югары дәрәҗәдә. Әйбәт җиһазлар, наркоз бирү дисеңме, бөтенесе дә медицина таләпләренә туры килә. Бу иң мөһиме. Баш табиб укып чыккан белгеч кенә түгел, һәрдаим практикада. Районда медицина үсешенә күп игътибар бирә, чын күңелдән эшли. Бар шундыйлар, машина йөртү хокукы ала, ә аннан машина йөртергә ашыкмый. Табиблар да шулай.
Баш табиб әйтүенчә, Александр Чугуновтан күрсәтмәләр алган Садыйк Ибраһимов үзе тиздән операция ясаячак. Александр Николаевичның беренче килүендә операция ясаткан Тәнзилә Сөләйманованың (Рудник) фикерен сораштым: "Өянәк белән килдем. Садыйк Гыймрановичка рәхмәт, ул шундый мөмкинлек барын әйтте. Казанга бармыйча мең төрле мәшәкатьләрдән коткарган хирургка олы рәхмәтемне җиткерәм. Мин аны операциягә кадәр генә бер тапкыр күрдем. Наркозны баш табиб үзе ясады. Курыкмадым, 2010 елның 1 октябре иде. Затоннан Рая белән икебезгә ясадылар. Операция һәм аннан соңгы чорны җиңел үткәрдем. 1 атнадан соң үземне әйбәт хис иткәч, дәваханәдән чыгардылар". Әлфия Вафинага 2010 елның октябрендә операция ясалган. "Минем бер җирем дә авыртмады, әмма диспансеризация вакытында УЗИ табибы Зөләйха Гыйззәтова: "Бу ташларны алдырырга кирәк", диде. Аңа рәхмәт, һаман йөрер идем әле. Аннан Садыйк Гыймрановичка рәхмәтлемен, чөнки ул һәм шәфкать туташларыбыз дәвалауга күп көч куя. Куркырга вакыт булмады, бар да тиз һәм җитез эшләнде, үз һөнәрен яхшы белгән табиб операция ясагач, мин үземне әйбәт хис иттем, хәзер дә шулай. Казанга барып йөрергә туры килсә нервлар какшар иде әле».
Әйе, авырулар өчен шундый мөмкинлек тудырган баш табиб Ильяс Минвәлиевка барлык пациентлар рәхмәтле.
Рәсемдә: А. Чугунов операция вакытында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев