17 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 17 ноябрь 2015 - 12:27
    Кама Тамагы Иске Казиле мәктәбенең 9 –11 сыйныф укучылары Казанга спектакль карарга бардылар
    13 ноябрь көнне без, Иске Казиле урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына " Гашыйклар тавы" спектаклен карарга бардык. Һава торышы безгә комачауламады. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: "Театр яктылыкка, нурга илтә," - дип белеп әйткән. Бу көнне...
    1894
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 12:07
    Кама Тамагы “Богородский рай” үзәгендә ял итүчеләр белән бергә “Скандинавия йөрүе” буенча шөгыльләнү үткәрелде
    Әби һәм бабайлар сафка басып, кулларына таяклар алдылар, инструктаж тыңлаганнан соң мәктәп күле тирәли атлый башладылар. Дөньяда, ә соңгы елларда Россиядә дә «Скандинавия йөрүе» белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Ул һәркем өчен кулай һәм аңа физик әзерлек кирәкми. Өлкәннәр өчен спортның бу төре аеруча әһәмиятле: авырлык кими, ягъни калория яна;...
    1916
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 11:56
    Кама Тамагы үзәгендә яшәүче сугыш ветераны саллы юбилеен горур каршылый
    Узган шимбәдә район үзәгендә яшәүче өлкән кешеләрнең берсе, сугыш ветераны, эчке эшләр бүлегенең элеккеге хезмәткәре Хәким Галиуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны котларга элекекеге хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, күршеләре җыелган иде. Россия Президенты Владимир Путин котлавын муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин укыды, ул юбилярны район җитәкчелеге исеменнән...
    1875
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 11:51
    Кама Тамагы “Акчарлак” спорт- сәламәтләндерү комплексында минифутбол буенча ТР Беренчелегенә зона этабы үткәрелде
    Узган ялларда "Акчарлак" спорт- сәламәтләндерү комплексы спорт залында минифутбол буенча ТР Беренчелегенә зона этабы үткәрелде. Ярышлар өч яшь категориясендә узды. 1998-1999 елларда туган яшьләр арасында безнең спортчылар өченче урынны яулады. Районның ике кечерәк яшьтәгеләр командалары үз яшь төркемнәрендә икенче урынга чыктылар. Ярышларда безнең зонага кергән биш район командасы катнашты.
    2006
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 11:48
    Болактагы яшьләр театры кабат Кама Тамагына килә
    Бу юлы каматамагылылар "Кыш" спектаклен карый алачак, ул 25 ноябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтелә. Ул кышкы урманда туңучы ике яшь солдат тарихын сурәтли. Спектакль үзен акламаган хыяллар һәм тормышка ашмаган өметләр турында, тормышчан, тирән мәгънәле һәм җылылык белән сугарылган.
    1875
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 11:43
    Кама Тамагы урта мәктәбе юбилее
    Кама Тамагы урта мәктәбе өчен агымдагы ел юбилей датасы белән әһәмиятле. 25 ел элек яңа мәктәп бинасы куллануга тапшырылды. Юбилей датасы уңаеннан 21 ноябрьдә сәгать 15.00дә мәктәп "Әйдәгез, искә алыйк! Бер-беребезгә сокланыйк..." дип исемләнгән тантана үткәрә һәм 1990-2015 еллардагы чыгарылышларны барысын да анда катнашырга чакыра. Чарада концерт һәм мәктәп дусларының...
    1596
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 11:35
    Кама Тамагы үзәгендә яшәүче Светлана Никаншина коляскадагы инвалидлар арасында армрестлинг буенча дүртенче тапкыр ТР чемпионы булды
    Узган атнада район үзәгендә яшәүче Светлана Никаншина коляскадагы инвалидлар арасында армрестлинг буенча дүртенче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды. Тенештә яшәүче Екатерина Семагина беренче тапкыр начар күрүчеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады. Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты 14-15 ноябрьдә "Байтик" республика лагерында үткәрелде, анда безнең район...
    2120
    0
    0
Реклама