16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагында район җитәкчелеге алышынды
16 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Анда кадрлар мәсьәләсе тикшерелде. Депутатлар МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев отставкасын кабул итте һәм башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкару йөкләмәсен Павел Лохановка йөкләде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт...
-
Иске Казиле иске Яңа елны бәйрәм иттеләр
13 гыйнварда Иске Казиле мәдәният йортында иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын җырлар, биюләр белән озатып, чыршы белән хушлашты. Чыршы ябылганнан соң авыл җирлеге, мәдәният һәм МЧС хезмәткәрләре Каратал авылында яшәүче күп балалы Кирилловлар гаиләсендә булды. Надия, Ринат һәм Руслан Кирилловларга Кыш бабай һәм Кар...
-
Республика җыены
9-13 гыйнварда Казанның МЧС укыту үзәгендә, Яңа Савин районының физик культура һәм спорт институты базасында ТИН буенча укыту-күнегү җыеннары үткәрелде. Анда муниципаль этапта җиҗүчеләр чакырылган иде. Безнең районнан җыеннарда Затон урта мәктәбе укучысы Игорь Ларионов, аның җитәкчесе, Затон урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Сорокин катнашты. Беренче көнне укучылар...
-
Тимурлык рейдлары
Кирельск төп мәктәбенең 5 һәм 7 сыйныф укучылары пенсионерлар В. Киселева, Г. Берлякова. К. Луконина, Аннан һәм Анатолий Кузнецовларга тимурлык рейды ясадылар. Укучылар йорт янындагы карны көрәде, башка эшләрендә ярдәм итте.
-
Тимурлык эше
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә тимурлык эше күп еллар алып барыла. Ул системалы алып барыла, иң мөһиме - укучылар анда теләп катнаша. Һичшиксез, бүгенге көндә тимурлык эше кирәк һәм мөһим. Тимурлык эшен башкарганда укучылар зур тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр белән очраша. Алар яшь тимурчыларга зур тәрбияви йогынты ясый.