Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Казиле иске Яңа елны бәйрәм иттеләр

13 гыйнварда Иске Казиле мәдәният йортында иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын җырлар, биюләр белән озатып, чыршы белән хушлашты. Чыршы ябылганнан соң авыл җирлеге, мәдәният һәм МЧС хезмәткәрләре Каратал авылында яшәүче күп балалы Кирилловлар гаиләсендә булды. Надия, Ринат һәм Руслан Кирилловларга Кыш бабай һәм Кар...

13 гыйнварда Иске Казиле мәдәният йортында иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын җырлар, биюләр белән озатып, чыршы белән хушлашты.

Чыршы ябылганнан соң авыл җирлеге, мәдәният һәм МЧС хезмәткәрләре Каратал авылында яшәүче күп балалы Кирилловлар гаиләсендә булды. Надия, Ринат һәм Руслан Кирилловларга Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән авыл җирлеге хезмәткәрләре бүләк тапшырды. Балалар һәм аларның әниләре өчен бу көтелмәгән вакыйга булды. Балаларның күзләрендә никадәр шатлык булуын күрергә кирәк иде. Әкият кунакларын шатландырып, балалар шигырь сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев