Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында район җитәкчелеге алышынды

16 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Анда кадрлар мәсьәләсе тикшерелде. Депутатлар МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев отставкасын кабул итте һәм башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкару йөкләмәсен Павел Лохановка йөкләде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт...

16 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Анда кадрлар мәсьәләсе тикшерелде.

Депутатлар МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев отставкасын кабул итте һәм башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкару йөкләмәсен Павел Лохановка йөкләде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, хакимиятнең республика органнары җаваплы затлары катнашты.

Павел Николаевич Лоханов 1978 елның 9 сентябрендә Казанда туган, рус, югары белемле, КДУны тәмамлаган (халыкара мөнәсәбәтләр), сәяси фәннәр кандидаты, инглиз һәм француз телләренә иркен сөйләшә. 2000 елдан 14 ел дәвамында ТР Президенты һәм Министрлар Кабинеты аппаратында дәүләт хезмәтендә эшләгән. Соңгы эш урыны - ТР МК Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара эшләвен координацияләү идарәсе җитәкчесе. Өйләнгән, өч баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев