Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 6 февраль 2014 яңалыклары

    • 6 февраль 2014 - 09:41
      Татарстан чаңгы юлы-2014
      9 февральдә сәгать 10.00да мәктәп күлендә чаңгы ярышлары үткәрелә. Анда район учреждение һәм оешма вәкилләре, өлкән сыйныф һәм һөнәри училище укучылары катнаша. Теләге булган һәркемне олимпиаданы "Татарстан чаңгы юлы-2014"тә каршы алырга чакырабыз.
      461
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:38
      Укытучылар- стартка
      8 февральдә муниципаль район мәгариф хезмәткәрләренең II кышкы спартакиадасы старт ала. Алдагы спорт форумыннан күренгәнчә, район педагоглары спорт белән дус һәм спортның төрле төрләре буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
      467
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:33
      Хәтер – безнең намус
      Районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы кимегәннән кими. Илебез өчен еракта калган һәм дәһшәтле вакыйгалар шаһитләре белән очрашулар беркайчанда булмаганча әһәмиятле. 5 февральдә районның туган якны өйрәнү музеенда укучылар чираттагы тапкыр сугыш ветераннары белән очрашты. Бу юлы Кирельск төп мәктәбе укучылары Кама Тамагында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән...
      642
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:32
      Гүзәл туган ягыбыз
      Бу атнада шимбә көнне безнең районга туган ягыбызның тарихы һәм матурлыкларын үзе күргән Леонид Абрамов җитәкчелегендә республиканың турист фирмалары вәкилләре делегациясе килә. Леонид Абрамов инициативасы белән безнең район турында документаль фильм төшерелгән иде. Кунакларга Тәмтедә князь Гагарин биләмәсе һәм Емельянов йорты, Красновидовода Максим Горький музее, Тенеш поселогында гипс руднигы шахтасын...
      434
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:30
      Теркәгәннән соң гына
      Район территориясендәге авылларда вафат булган гражданнарны җирләгәндә аларның район ЗАГС бүлегендә яки авыл җирлеге башкарма комитетында теркәлгән, үлү таныклыклары эшләнгән булуы шарт. Шулай ук соңгы вакытта читтә яшәп, вафат булган гражданнарны авыл зиратларына алып кайтып җирләү очраклары артты. Аларның да үлү таныклыкларын туганнарыннан сорарга һәм күрсәтүләрен таләп итәргә кирәк. Бу...
      394
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:24
      Коррупциягә каршы көрәштә максат һәм бурычлар бер
      Бүгенге көндә коррупция белән көрәшү методлары һәм ысуллары шактый, әмма нәтиҗәлесе гражданнарның коррупцион мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәвендә чагылырга тиеш. Ел башында узган елга йомгаклар ясала. Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү эше районда ел дәвамында алып барылды. Коррупциягә каршы көрәш турында район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән сөйләшәбез: - Прокурор күзәтчелегендә коррупция...
      548
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:12
      Милләтебез тургае
      Олы Карамал авылында авылдашыбыз, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп, үзенең шигырьләре белән сөендерүче шагыйрь Хәмид Вәлидинең 75 яшьлек юбилеена багышланган "Милләт тургае" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
      396
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 09:09
      Җитди игътибар астында
      Район сәламәтлек саклау системасы дүрт ел үзгәрешләр кичерә- сәламәтлек саклауны модернизацияләү медицинаның барлык спекторларына үтеп керде. Авыруларны кабул итү- диагностика бүлеген яңарту казанышларыбызның иң мөһиме дип саныйм,-ди ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев. -Әлеге максатларга өч миллион сумга якын акча тотылды. Нәтиҗәдә, авыруларны кабул итү бүлеге пациентларның барлык категорияләре өчен генә...
      486
      0
      0
    Реклама