Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 12 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 12 ноябрь 2013 - 11:19
      Үз йортың
      Бүгенге көндә республикада төзелеш һәм торак алу өлкәсендә социаль юнәлештә берничә программа гамәлдә. "2013 елга кадәр авылны социаль үстерү" программасында 11 гаилә катнашты. Аларга 9 млн. 940,8 мең акча бирелгән. Программада катнашкан авыл хуҗалыгы берләшмәләре белгечләренең күбесе яңа төзелгән йортларда яши.
    • 12 ноябрь 2013 - 11:16
      Юбилей уңаеннан
      14 ноябрьдә районның туган якны өйрәнү музеенда 75 яшьлеге уңаеннан якташыбыз, шагыйрь Хәмид Вәлиди белән очрашу үткәрелә. Чара район авылара үзәк китапханәсе белән берлектә оештырыла. Бу көнне якташыбызның иҗатын яратучылар бергә җыелачак. Юллардагы иминлек 1-10 ноябрьдә көзге каникул вакытынңда район территориясендә «Игътибар, балалар!» дип исемләнгән кисәтү операциясе үткәрелде. Полиция бүлеге...
    • 12 ноябрь 2013 - 11:12
      Без файдасыз эш яратмыйбыз
      Районның авыл җирлекләрендә агымдагы елның 9 аена районны социаль үстерү йомгаклары буенча җирлек башлыкларының отчет җыелышлары дәвам итә. Узган атна ахырында "Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлеге эше турындагы мәгълүматны район үзәгендә яшәүчеләргә поселок башлыгы урынбасары Нияз Камалиев тәкъдим итте. Поселокның көньяк-көнбатышында яшәүчеләр өчен ул урта мәктәптә, ә төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр...
    • 12 ноябрь 2013 - 11:06
      Без Сезне хөрмәт итәбез
      Районда яшәүче 90, 95 һәм 100 яшен тутырган өлкәннәр МР башлыгыннан бүләкләр һәм РФ Президенты котлавы ала. 11 ноябрьдә ун бала анасы (бүген алтысы исән) Мөхәммәдуллина Хәлимә Гыйниятулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. МР башлыгы исеменнән аны юбилее белән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов котлады һәм Владимир Путинның...
    • 12 ноябрь 2013 - 10:46
      Мөнәсәбәтләрне үстерү максатында...
      Узган пәнҗешәмбедә районда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның эшмәкәрләр белән киңәйтелгән очрашуы булды, анда ТР эшмәкәрләр хокукын яклау буенча президент каршындагы уполномоченный Тимур Нагуманов, ТР урта һәм кече бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев, ТР прокуратурасы эшмәкәрлек бүлеге җитәкчесе Марат Шараев катнашты....
    Реклама