Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Без Сезне хөрмәт итәбез

Районда яшәүче 90, 95 һәм 100 яшен тутырган өлкәннәр МР башлыгыннан бүләкләр һәм РФ Президенты котлавы ала. 11 ноябрьдә ун бала анасы (бүген алтысы исән) Мөхәммәдуллина Хәлимә Гыйниятулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. МР башлыгы исеменнән аны юбилее белән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов котлады һәм Владимир Путинның...

Районда яшәүче 90, 95 һәм 100 яшен тутырган өлкәннәр МР башлыгыннан бүләкләр һәм РФ Президенты котлавы ала.
11 ноябрьдә ун бала анасы (бүген алтысы исән) Мөхәммәдуллина Хәлимә Гыйниятулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. МР башлыгы исеменнән аны юбилее белән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов котлады һәм Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды. Шулай ук Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин юбилярга җылы котлау сүзләре җиткерде. Хәлимә Гыйниятулла кызы Келәнче авылында туган. Аның әнисе Миңсылу бер ялгызы 6 бала үстергән, чөнки әтисе сугыштан кайтмаган. Табынга утырганда кечкенә энесе һәрчак өстәлгә артык кашык куеп "бусы әти өчен" дия торган булган. Аны гомер буе көткәннәр. Әлеге буын җилкәсенә авыр сынаулар төшкән: алар окоп казыды, вагоннарга агач төяде, фермаларда эшләде, хуҗалыкта да барлык эшне үз куллары белән башкарды, хәтта кирпечтән мич өйде...
Хәлимә Гыйниятулла кызы хезмәт сөючән егеткә кияүгә чыга. Ире Сибгатулла белән Чаллы авылында яшиләр. "Безнең әти 50 алмагач утырткан, берничә елдан соң ул зур бакчага әверелде һәм безнең гаиләне туендырды",-дип хөрмәт белән искә ала балалары. Алар ире белән 51 ел бәхетле гомер кичерә. Бүгенге көндә Хәлимә әби район үзәгендә улы Илдус һәм килене Фәния белән яши. Аларның заманча зур йортларыннан кунаклар бер дә өзелми, бүген дә барлык балалары бәйрәм табынына җыелган иде. Балалары үзләренең әти-әнисе белән горурлана, ә Хәлимә әби, балаларына рәхмәтле.
"Алар булмаса нишләр идем...",-ди ул. Игътибар һәм хөрмәтләре өчен район җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерде. Мин аңардан озын гомерле булуның сере белән кызыксындым, ә ул: түземлек кирәк, диде.
Юбилеегыз белән сезне, Хәлимә әби, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев