Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Без файдасыз эш яратмыйбыз

Районның авыл җирлекләрендә агымдагы елның 9 аена районны социаль үстерү йомгаклары буенча җирлек башлыкларының отчет җыелышлары дәвам итә. Узган атна ахырында "Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлеге эше турындагы мәгълүматны район үзәгендә яшәүчеләргә поселок башлыгы урынбасары Нияз Камалиев тәкъдим итте. Поселокның көньяк-көнбатышында яшәүчеләр өчен ул урта мәктәптә, ә төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр...

Районның авыл җирлекләрендә агымдагы елның 9 аена районны социаль үстерү йомгаклары буенча җирлек башлыкларының отчет җыелышлары дәвам итә.
Узган атна ахырында "Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлеге эше турындагы мәгълүматны район үзәгендә яшәүчеләргә поселок башлыгы урынбасары Нияз Камалиев тәкъдим итте. Поселокның көньяк-көнбатышында яшәүчеләр өчен ул урта мәктәптә, ә төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр өчен- үзәк район дәваханәсендә үткәрелде.
Катнашучылар алдында беренче булып район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыгыш ясады. Ул халыкның кәефе, проблемалары белән кызыыксынды. Аннан соң киләчәккә планнар билгеләп, сүзне Нияз Камалиевка бирде.
Үз чыгышын Нияз Илгиз улы статистик мәгълүматлардан башлады. Аннан соң төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә күчте, болар: санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү, йорт яны территорияләрен чистарту һәм яшелләндерү, юл билгеләре кую. Бу эшләрдә актив катнашкан оешмаларны билгеләп үтте. Район үзәгендә яшәүчеләрне борчыган төп проблемаларның берсе- су белән тәэмин итү. Аннан соң юллар һәм торакны ремонтлау, транспорт, тротуарлар төзелеше, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар темасы күтәрелде, шулай ук мәдәни-масса планындагы эшләргә бәя бирелде. Ул төрле чаралар үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән хәйриячеләргә рәхмәт әйтте.
Аннан соң сүз "Наш дом" идарә кампаниясе директоры Рамил Галимовка бирелде. Ул кампания күрсәтүче хезмәтләр, халыктан кабул ителгән заявкалар белән эшләү, финанс торышы, киләсе елга күпфатирлы торак йортлар территориясен төзекләндерү планнары турында сөйләде.
Сүз "Коммуналь челтәрләр" директоры Олег Хахалевка бирелде. Иң элек Олег Николаевич оешманың төп бурычын билгеләде, бу: су белән тәэмин итү һәм канализация. Шулай ук бу планда халыктан шикаятьләр булмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә вәгъдә бирде. Җитәкче 8 километр озынлыктагы "чиста су" җибәрү өчен яңа суүткәргеч төзелеше турында сөйләде. Бүгенге көнгә 4 скважина борауланган, сыешлыклар куела. Киләсе елга аерылган су торбалары салу күздә тотыла. Кама Тамагы штпда чистарту корылмалары реконструкциягә мохтаҗ. Хәзерге вакытта алар зур күләмдәге калдыкларны эшкәртеп бетерә алмый.
Район үзәгендә полициянең участок уполномоченные Марат Садруллин гражданнарны алдакчылар капкыныннан сак булырга өндәде, таныш булмаган кешеләргә игътибарлырак булырга киңәш итте.
Аннан соң МР башлыгының иҗтимагый башлангычтагы киңәшчесе Юрий Ильинга сүз бирелде. Ул мондый очрашуларның әһәмиятлегенә тукталды. Мондый чараларда кешеләрнең конституцион хокуклары тормышка ашырыла, шулай ук халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләрне урыннарда хәл итү мөмкинлеге бирә.
Ике җыелышта да муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев йомгаклау чыгышы белән чыкты. Ул кыскача районда 2013 елда торак төзелеше, социаль мәдәни билгеләнешендәге һәм сәламәтлек саклау объектлар төзелеше республика программасы эше, шулай ук тиздән файдалануга тапшырылачак Сөйки авылындагы янгын депосы турында сөйләде.
Үзәк дәваханәдә үткәрелгән җыелышның икенче өлешендә Зөфәр Галимуллович чыгышын узган очрашуда халык күтәргән сораулардан башлады, болар Гагарин һәм Коммуналь урамнарын төзекләндерү, аерым алганда урам утларын ремонтлау, Гагарин урамында тротуар төзелеше, төп урамга юл билгеләре кую. Бу проблемалар өлешчә генә бетерелгән. Бу хакта халык әйтте: гагарин урамында автомобиль хәрәкәте тәртипсез. Язгы су агу өчен юл кырыенда канаулар ясалмаган, бу исә юлның асфальт өслеген юдырта, шулай ук әлеге урамда яшәүчеләр фикеренчә, шәхси йортлардан агып чыккан су язын идән асларына һәм базларга керә. Әлеге темага Кама Тамагы юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин Гагарин урамындагы автомобиль юлының республика билгеләнешендә булуын әйтте һәм ул капиталь ремонтлау төзелеш планына кертелмәгән. Аңа асфальт җәю мөмкинлеге бар. Автомобиль хәрәкәтен нормальләштерү өчен бу урамда өстәмә чаралар күреләчәк, мәсәлән, видеофиксатор кую мөмкинлеге бар.
Район дәваханәсе баш табибы Ильяс Миңневәлиевка эшкә өстәмә врач-стоматолог алу соравы бирелде. Ильяс Илдус улы хәзерге вакытта штатта дүрт табиб-стоматолог булуын, әмма тагын бер белгечне- профиль буенча укытырга җибәрү мәсьәләсе каралуын әйтеп үтте. Шунда ук шәхси стоматология клиникасы ачу темасы күтәрелде.
Чирков урамында яшәүчеләр су белән тәэмин итү турындагы сорау бирде. Биредә еш кына су белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелә. Олег хахалев йортларны башка суүткәргеч линиясенә тоташтырырга кирәк, диде.
Халык күтәргән бер генә мәсьәлә дә җаваплы затлар тарафыннан игътибарсыз калмады, аеруча урамнарга утлар кую, поселок эчендәге юлларны ремонтлау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү мәсьәләләре контрольгә алынды. Район җитәкчелеге аларның хәл ителәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев