Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 29 октябрь 2013 яңалыклары

    • 29 октябрь 2013 - 09:49
      Гарәп теле өйрәнәбез
      Берничә ел инде районыбызда гарәп теле өйрәнәләр. 1 ноябрьдән каникулдан соң сәгать 11.00дә Кама Тамагы штпның яңа мәчетендә гарәп теле укыту дәресләре башлана. Дәресләрне Фәридә Рәмиева алып бара. Теләге булучыларны көтеп калабыз.
      548
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:46
      Спорт уеннары сагында
      Олимпиада башланыр алдыннан хәзер полициянең барлык махсус бүлекчәләрендә Сочига командировкага җибәрү өчен хезмәткәрләрне сайлап алу башланды. "Югары Ослан" ОП Кама Тамагы бүлекчәсеннән полиция участок уполномоченные Рәмис Нәҗмиев өйрәнүләргә китте.
      486
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:45
      Ишетә һәм тыңлый бел!
      Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирелск авыл җирлеге халкы белән очрашты. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова агымдагы елның 9 аендагы отчетын узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрдән башлады. Кышын авыл халкы райпо кибетендә товарлар ассортиментының начар булуыннан зарланган иде. Бүген ассортимент шактый яхшырган, әмма кибет яны...
      580
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:41
      Туганнары тыныч булсын өчен
      Шушы көннәрдә районыбыз вәкилләре Ногинскидан кайтты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев безнең район белән килешү төзегән хәрби частьтә булды. Хәрби часть алмашынуга бәйле рәвештә, әлеге документның көче туктатылган иде. Газинур Әүхәт улы һәм Дамир Владимирович 5 елга яңа килешүгә кул куйды. Быелгы көздә районыбыздан...
      406
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:35
      Теория һәм практикада
      Районның дүрт урта мәктәбендә укучыларга белем бирүнең Сингапур алымы буенча укытучыларны өйрәтү буенча быелгы планлаштырылган чара тәмамланды. - Икенче чиректән башлап тьютор буларак билгеләнгән ИМЦ МУ методистлары укыту барышында ярдәм итү максатыннан дәресләргә йөри башлаячак,-ди ИМЦ МУ директоры Нурзия Җиһаншина. -Безнең бурыч- быел Кама Тамагы, Затон, Тәмте һәм Олы Кариле...
      417
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:33
      Дөньякүләм пәрәвез
      2010 елда район халкы интернет-телевидениегә кушылу мөмкинлеге алды. Бу вакыт эчендә IT- телевидение абонентлары саны 1006га кадәр җитте. Бүген РУЭС гариза биргән тагын 23 кешене тоташтырырга әзерләнә. - Районда интернет челтәренә районда яшәүчеләр саныннан 2547 файдаланучы тоташтырылды,- ди РУЭСның сату офисы җитәкчесе Марина Гранцова. - Гариза биргән 18 абонент тоташтыру...
      371
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:25
      Европа стандартларында
      Сөйки кичүеннән ерак түгел Идел елгасы ярында «аксолит» сәүдә маркалы гипслы төзелеш материаллары җитештерүче "Фоника гипс" ООО заводы урнашкан. Агымдагы елның 8 июнендә биредә беренче һәм икенче линия файдалануга тапшырылган иде, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге комплекс җитештерүнең тулы циклын башкара: чимал чыгару һәм җитештерүдән башлап, төргәкләү һәм...
      424
      0
      0
    Реклама