Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Ишетә һәм тыңлый бел!

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирелск авыл җирлеге халкы белән очрашты. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова агымдагы елның 9 аендагы отчетын узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрдән башлады. Кышын авыл халкы райпо кибетендә товарлар ассортиментының начар булуыннан зарланган иде. Бүген ассортимент шактый яхшырган, әмма кибет яны...

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирелск авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова агымдагы елның 9 аендагы отчетын узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрдән башлады. Кышын авыл халкы райпо кибетендә товарлар ассортиментының начар булуыннан зарланган иде. Бүген ассортимент шактый яхшырган, әмма кибет яны территориясе төзекләндерелмәгән һәм пычрак вакытта авыл халкы аны читләтеп үтә. "Кооператор"ООО (элеккеге райпо) рәисе Нина Колчина халык ихтыяҗын өйрәнүләрен, сәүдә ноктасында акча кеременең артуын әйтте.
Шәхси хуҗалыкларда ит сату мәсьәләсе дә сөйкилеләр өчен проблема булып кала. Биредә Зөфәр Галимулла улы терлек үстерүчеләргә "Фоника гипс" ООО белән ашханәләренә ит тапшыру турында килешү төзергә киңәш итте.
Людмила Ивановна мәдәният йортында һәм төзелүче янгын сүндерү депосында кадрлар җитешмәүгә зарланды.
Шулай ук авылны төзекләндерү, чүп-чар чыгаруга "Благоустройство" ОООның халык белән килешү төзү, контейнерлар кую, авыл урамнарына суүткәргеч салу мәсьәләсе күтәрелде.
"Кама Тамагы" АХПсының Сөйки бүлекчәсе эше турында аның җитәкчесе Сергей Борисов отчет ясады. Ул быел объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә бөртеклеләр уңышының түбән булуын, терлекчелектә дә темпның кимүе күзәтелүен билгеләп үтте. Хезмәт хакы буенча ике айлык бурыч якындагы вакытта капланачак. Бүлекчәдә 218 җир пае хуҗасы бар. Аларга җир арендасы өчен түләү сыйфатында печән яки бал тәкъдим ителә. Үз пайларын сатучыларга килсәк, аларга пайлары буенча бурыч һәм сатканда сатып алучылар белән җир салымы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде.
Халыктан Сөйки белән Тәтеш арасында автобус йөрүе, фельдшер йортына телефон кую һәм хат ташучыларның пенсияне соңга калмыйча таратырга кирәклеге мәсьәләсе турында сораулар бирелде.
Кирельскийда авыл халкы алдында җирлек башлыгы Валентина Лазарева отчет ясады. Биредә дә эш халык тәкъдимен исәпкә алып план нигезендә үткәрелгән. Өч авылда да авылларны һәм зиратларны төзекләндерү эше башкарылган. Бүген Кирельскийда эчке авыл юллары һәм Ишемгә кадәр юл, шулай ук кышын юлларны кардан чистарту мәсьәләсе кискен тора.
Ишем юлы уңаеннан Зөфәр Галимулла улы юл идарәсенә язмача мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте, чөнки әлеге юл алар карамагында. Кар чистартуга исә техниканы лизингка алган шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итәргә киңәш бирде. Эчке авыл юлларын төзекләндерү уңаеннан, "Авыл юллары" дәүләт программасы нигезендә, 2013-2014 елларга аларга бары тик чуер таш кына җәеләчәк. Чуер ташны җәю өчен авыл халкы нигезне үз көче белән әзерләргә тиеш. Бу- халык акчасы да, иганәчеләр эзләү дә. Кирельск бүлекчәсе эше турында аның җитәкчесе Рамил Нуруллин отчет ясады. Ул, аерым алганда, терлек азыгы, киләсе ел уңышы өчен туфракны әзерләүгә тукталды.
Зөфәр Гарәфиев районда башкарылучы эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, ул район авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүнең кимүен билгеләп үтте. Югыйсә, республика программалары буенча юллар да, торак та, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары да актив төзелде.
Җомга, 25 октябрьдә, муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин катнашында Балтач авыл җирлегенә кергән торак пунктларда яшәүчеләрнең җыелышы үткәрелде.
Җирлек башлыгы Хәниф Гатауллин отчет докладында ике әһәмиятле вакыйганы билгеләде: бу Кече Кариле һәм Балтач авыллары арасында юл һәм модульле ФАП төзелеше. Авыл халкы үзләренә уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта Балтачта ике җәяүлеләр күпере ремонтланган, суэтем башнясында насос алыштырылган, көнкүреш калдыклары түгелгән ике чүплек бетерелгән, зират төзекләндерелгән, авыл мәдәният йортына косметик ремонт ясалган, яңа урындыклар сатып алганнар, урам утларын ремонтлау эше дәвам итә, 580 метрга баганалар утыртканнар. Хәниф Гарифулла улы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәченең яхшы эшен билгеләде - алар барлык бәйрәмнәрне дә авыл халкы катнашында оешкан төстә үткәрә.
Тагын бер кат халыкның урамнарга пычрак сулар, чүп түгү мәсьәләсе күтәрелде. Зиратны җыештыру өмәләрендә дә әлегә бердәмлек, оешканлык җитми. Авыл картая, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр баш саны кимүен ачынып билгеләп үтте.
"Балтач" бүлекчәсенең җитештерү күрсәткечләре турында Рөстәм Вафин чыгыш ясады. Кышка терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән, чәчүлек материал да тиешле күләмдә салынган.
Төп керем терлекчелектән керә, шуңа терлекчеләргә тырышып эшләү кирәклеге дә ассызыкланды. Балтач авыл җирлегендәге криминоген хәл турында полиция участок уполномоченныйлары җитәкчесе Илнур Бикмуллин сөйләде. Волгоград өлкәсендәге шартлау уңаеннан ул һәркемгә игътибарлы булырга, авылда таныш түгел шикле кешеләр күренгәндә алар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәклеген аңлатты.
Очрашуга йомгак ясап Газинур Габидуллин үзара аңлашып, уртак тырышлык белән эшләгәндә күп нәрсәгә ирешеп булганлыгын билгеләде, килеп туган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эшләргә кирәк булуын тагын бер кат искәртеп үтте. Шулай ук райондагы социаль- икътисадый хәл белән таныштырды.
Сишәмбе көне муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Тенеш поселогында яшәүчеләр белән очрашты.
Агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова отчет ясады. Башкарылган эшләр күп булуга карамастан, аның отчеты үзара бәхәсләшүгә кайтып калды. Җәй аенда Тенештә халыкны борчыган төп проблема хәл ителгән. Урамның күпчелек өлешенә асфальт җәелгән. Барлык урамнарга да асфальт җәяргә акча җитешмәгәнлектән, яңа җәелгән асфальт пычрак белән капланган. Бәлки салкыннарга кадәр пычрак урамнарны ябып торырга кирәк булгандыр. Әлбәттә, мондый көнүзәк мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә кирәк.
Яңа төзелгән ФАП халык өчен өстәмә уңайлыклар тудырып, поселокның бизәгенә әверелде. Клуб янындагы киртәләп алынган балалар мәйданчыгы анда уйнаучы балалар өчен куркынычсызлык нигезе булып тора. Минифутбол өчен мәйданчык төзелеше тәмамланып килә.
Халыкны борчыган төп проблемаларның берсе - эчә торган суны чистарту станциясенең тик торуы. Кызганычка каршы, аны коммуналь хуҗалык балансына да, җирлек балансына да тапшыра алмыйлар. Тенешлеләр өчен кирәкле әлеге корылма бүгенге көнгә кадәр тик тора. Шулай ук җирлектә канализацияне суыртып, коеларны кышка ябып куярга кирәк.
Зиратны төзекләндерү мәсьәләсе дә халык арасында бәхәс тудырды. Халыктан җыелган иганә акчасы аны киртәләп алырга җитми. Халык акча җыюларын кире какмый, ә эш һаман да башланмаган.
Күпфатирлы йортлар милекчеләреннән дә зарлану сүзләре булды. Аларның йортлары машиналар йөри торган юлга якын урнашкан. Нәтиҗәдә, яңгыр сулары подвалга керә һәм бу үз чиратында бинаның фундаментын җимерә. Хәзергә кадәр мәктәптә җылы бәдрәф юк. Чернышевский урамында яшәүчеләр юлга вак таш җәю чиратын көтә. Алар подрядчының юл ремонтлау өчен сыйфатсыз ком ташуына канәгатьсезлек белдерде.
"Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ шәһәр төзүче предприятие эше турында кыскача генераль директор Сергей Алешин сөйләде. Предприятие җитештерү мәсьәләләрен генә түгел, поселокка кагылышлы социаль мәсьәләләрне дә хәл итә.
Полициянең участок инспекторы Илнур Гыйниятов чыгышында шәхси предприятиенең карьердан законсыз файдалануы турындагы мәсьәлә күтәрелде. Икътисадый җинаятьләрне тикшерү бүлеге хезмәткәрләре бу гариза буенча тикшерү алып бара.
Зөфәр Галимулла улы ахырдан райондагы эшләр торышы белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, районда поселок эчендәге юллар төзелеше һәм ремонтлау өчен 20 млн.сум акча бүленгән һәм ул Тенеш поселогына бирелгән. Смета буенча чыгымнар күбрәк. Халык алар өчен булдырылган уңайлыкларны аңлап кына калмыйча, сакласыннар да иде диясе килә. Аерым алганда, районда торак, социаль объектлар, юллар төзелеше планында шактый эш башкарылган. Моннан тыш, поселокта яшәүчеләр яңа почта төзелеше, поселок тирәсендә котырган төлкеләр күренүе турындагы мәсьәләләрне күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X