Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Европа стандартларында

Сөйки кичүеннән ерак түгел Идел елгасы ярында «аксолит» сәүдә маркалы гипслы төзелеш материаллары җитештерүче "Фоника гипс" ООО заводы урнашкан. Агымдагы елның 8 июнендә биредә беренче һәм икенче линия файдалануга тапшырылган иде, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге комплекс җитештерүнең тулы циклын башкара: чимал чыгару һәм җитештерүдән башлап, төргәкләү һәм...

Сөйки кичүеннән ерак түгел Идел елгасы ярында «аксолит» сәүдә маркалы гипслы төзелеш материаллары җитештерүче "Фоника гипс" ООО заводы урнашкан.
Агымдагы елның 8 июнендә биредә беренче һәм икенче линия файдалануга тапшырылган иде, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге комплекс җитештерүнең тулы циклын башкара: чимал чыгару һәм җитештерүдән башлап, төргәкләү һәм әзер продукцияне кулланучыга озата.
25 октябрьдә заводта өченче линия эшли башлады. Иң элек төрле компанияләрдән заказчылар, проектчылар, төзүчеләр делегациясе алдында әзер продукция һәм склад техникасын, гипс штукатуркасын кулдан һәм машина белән сылауда мастер-класс күрсәттеләр. Аннан соң ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә гипстан ясалган продукция куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдән соң цехта ТР премьер-министры Илдар Халиков катнашында традициягә туры китереп ал тасма киселде. Катнашучылар алдында чыгыш ясап, Илдар Шәүкәт улы әлеге вакыйганың республика, район өчен әһәмиятле булуын ассызыклады, чөнки биредә яңа эш урыннары булдырылган, бюджетка өстәмә акча керәчәк. Премьер-министр кыска вакыт эчендә шундый зур завод төзегәннәре өчен инвесторларга, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Җавап сүзе белән "Фоника Гипс" ООО генераль директоры Миндел Шәмсетдинов чыкты.
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Кама Тамагы муниципаль районын үстерүгә керткән өлешләре өчен ТР Дәүләт Советы депутаты, "Газпромтрансгаз Казань" генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм "Фоника Гипс" компаниясе директорлар Советы рәисе Александр Забарскийга "Районның почетлы гражданнары" күкрәк билгесе тапшырды.
Миндел Шәмсетдинов кунаклар өчен завод буенча сәяхәт үткәрде. Катнашучылар гипс-картон табаклар, лаборатория, газ-пешкәкле электр станциясен карадылар, операторлар, коры катнашма цехында булдылар. Биредә җитештерү югары технология белән башкарыла, Россия буенча чимал үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округларында дистрибьютор аша сатыла.
Заводта 450 эш урыны булдырылган, шуның 70%тын җирле халык тәшкил итә. Килгән белгечләрнең барысы да торак, туклану белән тәэмин ителгән. Предприятиедә яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган. Илдар Шәүкәт улы цехлардагы сәяхәттән канәгать булуын яшермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X