18 октябрь 2014 яңалыклары
-
Көзге бал
17 октябрьдә Олы Салтык урта мәктәбендә 5-11 сыйныфлар өчен "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Чарада укучылар ике командага бүленеп, "Авыл яшьләре" һәм "Украина качаклары" көч сынашты. Укучыларның сәләтен, тырышлыгын кунаклар да, жюри да бәяләде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
ЮХИДИ кисәтә
Һава шартлары бозылуга бәйле рәвештә республика юлларында, бигрәк тә иртәнге якта, аварияләр саны арткан. ЮХИДИ транспорт йөртүчеләргә җәйге резинаны кышкыга алыштырырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бигрәк тә тизлек режимын узып китү маневрын үтәргә һәм борылышларда сак булырга тәкъдим итә.
-
Инспектор белән очрашу
Олы Кариле урта мәктәбендә укучылар ГИМС участок инспекторы Нияз Нуриев белән очрашты. Укучылар белән сулыклар янында үзеңне куркынычсыз тоту турында кисәтү әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмә вакытында Нияз Гомәр улы үзеңне тоту кагыйдәләрен генә искә төшереп калмыйча, балаларда әлеге кагыйдәләрне үтәү теләге формалаштырырга тырышты, шулай ук әлеге мәгълүматны ата-аналарына һәм танышларына да...
-
Эш ахырына якынлаша
"Кояшкай" балалар бакчасының яңа бинасында төзелеш эшләре тәмамланып килә. Балалар бакчасы хезмәткәрләре ахыргы эшләрдә актив катнаша. Аларга ярдәмгә ата-аналар да килгән. Болар - А.Хафизова, А. Әхмәдуллина, О. Сухова, Г. Ачина. Аларга Кама Тамагы урта мәктәбе, мәгариф идарәсе, ДЮСШ, Кама Тамагының ике урта мәктәбе укытучылары (ир-егетләр) кушылган.
-
Авыл китапханәсе
Җыйнак, җылы авыл китапханәләре бер-берсенә ошаган: вакытлы басманы һәм авыл яңалыклар белән ашыкмыйча гына танышучы әбиләр, үзләренә кирәкле китапларны исемлек буенча эзләүче укучылар. Сөйки авыл китапханәсе дә үз тормышы белән яши. Китапханәче Наталья Борисова биредә ярты ел гына эшли. Китапханәнең китап фонды халык ихтыяҗын канәгатьдерерлек.
-
Белем сыйфатын арттыру
Шушы көннәрдә Сөйки урта мәктәбендә укытучылар белән "Укыту сыйфатын арттыру" дип исемләнгән Сингапур проекты буенча өйрәнүләр үткәрелде. Аның максаты - барлык укучыларны активлаштыру, аларны укыту барышына җәлеп итү, укытучы белән рәттән дәрестә эшләү мөмкинлеге бирү. Дәрестә әлеге алымны куллану бер укучыга да тыныч утырырга юл куймый, барысы да эшләргә, укытучы...
-
Старт бирелде
Укытучылар көненә багышланган традицион волейбол турниры 16 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбе спорт залында старт алды һәм зур волейболның спорт бәйрәменә әверелде. Әлеге чара укытучыларның җиңел атлетика буенча республика спартакиадасында катнашуы нәтиҗәсендә чигерелгән иде. Ярышларда 10 команда катнашты. Турнирда беренче тапкыр өч команда: Олы Кариле урта мәктәбе (Исмәгыйль Нуруллин укучылары),...
-
Сыйныф сәгате
17 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән "Коррупциягә каршы тору" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. МР башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илназ Хөснетдинов укучыларны мәгариф, медицина тармагында, хакимиятнең муниципаль органнарында коррупция таралу проблемасы белән таныштырды. Әңгәмә диалог формасында үткәрелде һәм укучылар әлеге проблеманы тикшерүдә актив катнашты,...
-
Президиум утырышы
17 октябрьдә район Советы президиумы утырышы булды. Анда аны үткәрү көне, көн тәртибе һәм МР Советының чираттан тыш XXXVIII утырышында чыгыш ясаучылар билгеләнде. Утырыш дүшәмбе - 20 октябрьдә сәгать 9.00 була.