12 июль 2017 яңалыклары
-
Кызыл фасоль белән салат
Салат өчен: пешкән тавык түше, сыр, салат яфраклары, помидор, сыр тәме килгән кириешки, кызыл фасоль, майонез, тоз. Эш тәртибе: ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга, тәменчә тоз сибәргә, кызыл фасольнең суын саркытып салырга һәм майонез салып болгатырга.
-
Сихерне сихер белән дәвалап буламы? (Сорау-җавап)
"Соңгы араларда сихер турында еш ишетергә туры килә. Ә сихерне икенче сихер белән дәвалап буламы икән?" Бу сорауга, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә: - Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган. Бу имансызлык чагылышы булып тора. Җәбир шулай сөйләгән:...
-
Бакчачыга иң кирәкле киңәшләр
Табигать - үзенчәлекле һәм бербөтен. Аллаһы Тәгалә һәр үсемлекне бер-берсенә ярдәм итәр өчен яраткан. Гади чәчәк, яшелчәләр дә авыру һәм корткычларга каршы тора ала. Мәсәлән: Рәйхан (базилик) - черки һәм чебенне куркыта. Бәрхет гөл (бархатцы) - нематода, роза, лалә һәм тюльпанны зарарлый торган авыруларга каршы тора. Үлмәс гөл (бессмертник) -...
-
"Күркәләр колорадо коңгызын көнбагыш урынына ашыйлар": Агу кулланмыйча, корткычлардан котылу ысуллары
Колорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк. Әмма әлеге "деликатес"ка ияләштерү өчен, тавыкларны бәрәңге бакчасына көтүе белән куып чыгарырга кирәкми. Иң элек аны кошларның төп ризыгына кушып бирәләр. Шулай итеп аны көндәлек рационга кертәләр. Порцияне арттыра...
-
Кама Тамагы үзәк китапханәсе "Шоколандия" бәйрәмен уздырды
11 июль "Шоколад көне" иде. Шул сәбәпле Кама Тамагы штпда урнашкан Үзәк китапханәсе "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм чарасын үткәрде. Аю баласы балалар өчен викторина, ярышлар, төрле бәйгеләр, кызыклы әңгәмәләр үткәрде. Бәйрәм ахырында бөтен кеше дә баллы күчтәнәч белән бүләкләнде.