11 август 2015 яңалыклары
-
Корбан гаете намазын кайчан укыйбыз
10 август көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды. Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: быел Корбан...
-
РФ хөкүмәте шәхси хуҗалыкларда терлек санын чикләмәкче
Министрлар кабинеты сайтында күренгәнчә, РФ хөкүмәте председателе Д.Медведев профильле министерстволарга шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләүләр кертүгә бәйле эш башкарырга кушкан. «РФның шәхси хуҗалыклар алып баруга бәйле законнар җыелмасына үзгәрешләр кертү хакында уйларга кирәк. Шулай ук мондый хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы терлегенә һәм кош-кортка чикләүләр кертүне дә хәл итәсе бар»,...
-
Машина йөртүчеләрне яңа штраф көтә
Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин. Кайбер депутатлар шундый тәкъдимне күтәреп чыккан инде. - Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проекты әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум...
-
Корбан нисабы күләме билгеле булды
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды. Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: быел Корбан гаете 24...
-
Эшче һөнәрләр буенча чемпионат
Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competition үткәрү хокукын отты. 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча чемпионат үткәреләчәк.
-
Индивидуаль җылытуга күчәбез
Бүгенге көндә Кама Тамагы һәм Куйбышев Затон штпларда күпфатирлы торак йортларны индивидуаль җылыту системасына күчерү эшләре алып барыла. Ике контурлы казаннар күпфатирлы 15 йорттагы 180 фатирга урнаштырылып файдалануга тапшырылган. 13 августта тагын 10 йортта 78 фатир индивидуаль җылыту системасына күчәчәк
-
Ватаныма дан!
30 августта Татарстан Республикасының 25 еллыгы һәм район оешуның 85 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан безнең газета "Ватаныма дан!" ("Пою мое Отечество") темасына иң яхшы фотосурәтләргә конкурс игълан итә. Һәвәскәр фотографлар эше район һәм республика тормышындагы уңай үзгәрешләрне чагылдырырга тиеш, шулай ук мәдәни һәм спорт чараларыннан күренешләр дә хуплана. Фоторәсемнәрдә үз...
-
Физкультурачылар көнендә
8 августта спорт сөючеләр Бөтенроссия физкультурачылар көнен спорт мәйданчыкларында һәм стадионнарда каршы алды. Тенештә Кама Тамагы һәм Затоннан биш команда катнашкан мини-футбол ярышлары үткәрелде. Спортның әлеге төрендә Кама Тамагыннан яшьләр командасы көчлесе булды, икенче урында -Затон ветераннары, өченче- Кама Тамагы ветераннары. Бу көнне үк сәгать 12дә "Акчарлак" спорт комплексында хатын-кызлар...
-
Безнекеләр икенче. Афәрин!
9 вгустта районның волейбол командасы ТР волейбол федерациясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кубогына зона ярышларында катнашты. Ярышлар теләчедәүткәрелде, анда дүрткоманда катнашты. Безнең спортчылар, Мамадыш районы җыелма командасына гына оттырып, икенче урынны алды. Команда капитаны Илнар Заһиров үз командасын җиңүгә грамоталы әзерләгән. Положение нигезендә командада бер хатын-кыз булырга тиеш. Ирина Хахалева куелган...