Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ хөкүмәте шәхси хуҗалыкларда терлек санын чикләмәкче

Министрлар кабинеты сайтында күренгәнчә, РФ хөкүмәте председателе Д.Медведев профильле министерстволарга шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләүләр кертүгә бәйле эш башкарырга кушкан. «РФның шәхси хуҗалыклар алып баруга бәйле законнар җыелмасына үзгәрешләр кертү хакында уйларга кирәк. Шулай ук мондый хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы терлегенә һәм кош-кортка чикләүләр кертүне дә хәл итәсе бар»,...

Министрлар кабинеты сайтында күренгәнчә, РФ хөкүмәте председателе Д.Медведев профильле министерстволарга шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләүләр кертүгә бәйле эш башкарырга кушкан.

«РФның шәхси хуҗалыклар алып баруга бәйле законнар җыелмасына үзгәрешләр кертү хакында уйларга кирәк. Шулай ук мондый хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы терлегенә һәм кош-кортка чикләүләр кертүне дә хәл итәсе бар», - диелгән документта.

Әлеге эшне башкару 3 августта Сочида узган 2015 нче елгы урып-җыю кампаниясенә бәйле киңәшмәдә авыл хуҗалыгы, икътисад һәм үсеш, финанслар министрлыкларына тапшырылган. Алар үз тәкъдимнәрен 23 сентябрьгә кадәр әйтергә тиешләр.

Әлеге теманы Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров күтәреп чыккан: «Бу күптәннән күтәрелергә тиешле мәсьәлә. Россиядә шәхси хуҗалыкларга бәйле бернинди чикләүләр юк. Гади мисал китерәм.14 мең баш сарыгы, 1,5 мең үгезләре булган шәхси хуҗалыклар бар. Шул ук вакытта алар индивидуаль кулланучы буларак теркәлмәгән. Димәк, бернинди налог та түләми», - ди ул.

Мәсьәлә болай да аксак баручы авыл хуҗалыгына тагын бер балә булмагае әле. Анысын вакыт күрсәтер.

http://baltasi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев