9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Камскоустьинцы, заявите о себе на страницах нашего сайта и газеты
Уважаемые предприниматели! Редакция газеты «Волжские зори» с 20 декабря запускает долгосрочный проект «КРАСОТА ПОД ЗАКАЗ», благодаря которому Вы на страницах нашего сайта и газеты расскажете жительницам района о том, где в нашем районе можно сделать красивую стрижку, маникюр, купить праздничный наряд. Вы можете выступить в роли Эксперта и дать свои...
-
Роза Сабитова хастаханәгә эләккән
«Давай поженимся!» тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова инвалид коляскасына утырган фотографияне «Инстаграмм» битенә куйган. Катлаулы трюклар ясый торган яңа шоуда катнашып, Роза уң аягын имгәткән. Фото янына ул "Өч атнага аягым гипста булачак", - дип язган. Имгәнүенә карамастан, Роза Сабитова «Давай поженимся!» тапшыруында катнашудан туктамый икән. http://matbugat.ru
-
Гөлназ Сираева яңа иптәш тапкан
Эстраданың танылган җырчысы Гөлназ Сираева күптән түгел песи баласы алган. Җырчыны белгән туганнары һәм дуслары Гөлназның бу адымына бик нык гаҗәпләнгән. Ни өчен дисезме? "Кечкенә чагымда мәчеләрдән бик курка идем. Кунакка баргач, яныма мәче килеп утырса да, сикереп торып китә идем. Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, әни мәчеләр яратмады. Ләкин...
-
Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә
Өч ел рәттән 12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Аның кысаларында 14 декабрьдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Пенсия фондының Кама Тамагы һәм Апас районнары идарәсендә идарә җитәкчесе һәм аның урынбасары алдан язылган кешеләрне кабул итәчәк. 11 декабрьдә...
-
Кама Тамагында язылу кампаниясе тәмамланырга 22 көн калды
Район газетасына язылу планын бары бер элемтә бүлекчәсе - Каратал гына үтәде. Биредә, әйтеп үтәргә кирәк, план 13 экземплярга артык үтәлде. Яңа Сала һәм Кирельскида план үтәү өчен 9ар экземпляр кирәк. Кирельск почта бүлекчәсенә, шулай ук Олы Карамал һәм Келәнчедә язылучылар белән икенче кварталда эшләргә туры киләчәк. Балтач, Варварино, Тәмтедә...
-
Кама Тамагында дуңгыз чирен кисәтеп
Бу мәсьәлә буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев аңлатма бирде: - Африка дуңгыз чумасы- авыру билгеләресез генә, хроник рәвештә узучы чир. Елның теләсә кайсы вакытында бу чир белән төрле яшьтәге, төрле токымдагы дуңгызлар, шул исәптән кабан дуңгызлары да авырый. Африка дуңгыз чумасы таралуын булдырмауның бердәнбер юлы - авыру килеп...
-
Кама Тамагы Федераль Казначылык органнары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
8 декабрьдә Федераль Казначылык органнары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 1999 елның көз ахырында ТР Финанслар министрлыгы боерыгы белән ТР Финанслар министрлыгы Казначылык департаменты Кама Тамагы территориаль бүлекчәсе оеша. Әлеге учреждение нинди функцияләр башкаруы турында Казначылык департаментының территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Рузилә Гыйззәтова сөйли. - Республика органы буларак безнең Казначылык департаменты район...