Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлназ Сираева яңа иптәш тапкан

Эстраданың танылган җырчысы Гөлназ Сираева күптән түгел песи баласы алган. Җырчыны белгән туганнары һәм дуслары Гөлназның бу адымына бик нык гаҗәпләнгән. Ни өчен дисезме? "Кечкенә чагымда мәчеләрдән бик курка идем. Кунакка баргач, яныма мәче килеп утырса да, сикереп торып китә идем. Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, әни мәчеләр яратмады. Ләкин...

Эстраданың танылган җырчысы Гөлназ Сираева күптән түгел песи баласы алган. Җырчыны белгән туганнары һәм дуслары Гөлназның бу адымына бик нык гаҗәпләнгән. Ни өчен дисезме?


"Кечкенә чагымда мәчеләрдән бик курка идем. Кунакка баргач, яныма мәче килеп утырса да, сикереп торып китә идем. Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, әни мәчеләр яратмады. Ләкин яшь барган саен мәчеләрне ярата башладым. Курку хисе дә юкка чыкты. Бервакыт Казандагы туганнарның песиләре балалагач, бер песи баласын үземә алырга булдым", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева.

Җырчы песи баласына Чаллыга кайтып барышлый ук "Миучиа" дигән исем сайлаган. Бу исемне уйлаганда ул Италиянең танылган дизайнеры Миучча Праданы күздә тоткан. "Песием урамга чыгып йөри торган түгел, Британия токымыннан. Бик кадерләп кенә торабыз үзен. Йоклаганда да баш очымда үзенең мендәрендә йоклый. Безнең кайтканны сагынып көтеп тора, кайчан кайтсак та, йокысыннан торып каршы ала", - ди җырчы. Гөлназ сүзләренчә, песи асрау - шактый чыгымлы икән, чөнки Миучиа гади мәче ризыгы ашамый, аңа махсус маркалы ризык ашаталар. Ул ризыкка аена 1000-1200 сум акча кирәк икән.

Узып баручы елга нәтиҗә ясап, Гөлназ Сираева үзе белән бәйле булган кызыклы вакыйгаларның фотоларын Инстаграмдагы аккаунтына урнаштырып бара. Алар арасында - җырчы алып барган мәҗлесләр, күңелле очрашулар һәм башкалар.

Без аралашканда, Гөлназның тавышы югалып-югалып алды. Баксаң, җырчы салкын тидердәң икән. Тик температура белән авыртып ятуына карамастан, ул мәҗлесләр алып бара. "Алдан ук вәгъдә иткәч, баш тарта алмыйм, алар бит миңа ышанып, көтеп тора", - диде Гөлназ Сираева.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев