7 август 2014 яңалыклары
-
"Кайнар эзләр"дән
5 августта 6 сәгать 43 минутта "Югары Ослан" районара полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсенә үзәкдәваханә ашыгыч ярдәм фельдшеры Р. Мостафина Келәнче авылыннан 1961 елда туган хатын-кызга пычак белән кадаулары турында хәбәр белдерде. Урынга Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин җитәкчелегендәге оператив группа бара. Әлеге хәбәрне тикшерү вакытында билгеле булганча,...
-
Төзү, димәк, иҗат итү
Август- районда төзүчеләр өчен кызу эш вакыты. Программаларга кергән һәм планда каралган объектлар төзелеше һәм реконструкцияләү тәмамланып килә. Ел саен август башында иң тыныч һәм кирәкле һөнәр ияләре- төзүчеләр үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Соңгы елларда безнең район зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Капиталь төзелеш күләме, реконструкцияләнүче биналар бик күп һәм бу...
-
Бюллетень- мәгълүмат чынагы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе атнага ике тапкыр чыгара торган кыр эшләре барышы турындагы бюллетень игеннәрне урып-җыюда катнашучы комбайнчылар һәм шоферлар арасында зур кызыксыну тудыра. Уракта катнашучылар бюллетеньдә призлы урыннар өчен ярышта хезмәттәшләре-көндәшләре фонында үз нәтиҗәләре белән таныша.