Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзү, димәк, иҗат итү

Август- районда төзүчеләр өчен кызу эш вакыты. Программаларга кергән һәм планда каралган объектлар төзелеше һәм реконструкцияләү тәмамланып килә. Ел саен август башында иң тыныч һәм кирәкле һөнәр ияләре- төзүчеләр үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Соңгы елларда безнең район зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Капиталь төзелеш күләме, реконструкцияләнүче биналар бик күп һәм бу...

Август- районда төзүчеләр өчен кызу эш вакыты. Программаларга кергән һәм планда каралган объектлар төзелеше һәм реконструкцияләү тәмамланып килә. Ел саен август башында иң тыныч һәм кирәкле һөнәр ияләре- төзүчеләр үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Соңгы елларда безнең район зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Капиталь төзелеш күләме, реконструкцияләнүче биналар бик күп һәм бу шатлыклы күренеш. Кайберләреннән башка уңайлы һәм тулы кыйммәтле тормышны күз алдына да китереп булмый. Болар мәктәп һәм балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары, торак йортлар һәм фатирлар, офис һәм сәүдә биналары, юллар, спорт үзәкләре һәм мәйданчыклары. Төзүчеләр көне алдыннан районның төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләре һәм киләчәккә планнар турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков белән сөйләштек. - Айрат Ринатович, бүгенге көндә төзелеш һәм реконструкция эшләре алып барылучы төп объектларны әйтеп үтсәгез иде. Бүгенге көндә аларның әзерлек дәрәҗәсе нинди? - Хәзер район өчен иң әһәмиятлесе - социаль объектлар. Болар Бәрлегуҗада 100 урынга авыл мәдәният йорты, Кама Тамагы штп һәм Тәмтедә 50шәр урынлы балалар бакчасы. Аларны районда күптән көттеләр, аларга халык мохтаҗ иде. Бәрлегуҗада клубны "Вика"ООО төзелеш фирмасы төзи. Төзелеш-монтаж эшләре ахырына якынлаша, территорияне төзекләндерәләр. Бинага газ кертелгән, шушы көннәрдә электрга тоташтырачаклар. Бу төзелеш фирмасы башкарган эш сыйфатына һәм срокларга дәгъва юк. Тәмте балалар бакчасында эчке эшләр төгәлләнеп килә, вентиляция һәм башка җиһазлар монтажлана. Бина 90 процентка әзер. Территорияне төзекләндерү эшләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждение өчен кирәкле җиһазлар аласы калган. Бу объектның подрядчысы «Фарад»ООО. Кама Тамагында эшләр шактый әле. Бүгенге көнгә балалар бакчасында беренче кат эчке эшләр башкарылган, шушы көннәрдә төзүчеләр идән түшәүгә керешәчәк, ишекләр куячак, шулай ук стеналар буялачак. Бу объектта "Кама"ООО подряд оешмасы эшли һәм яңа уку елында нәниләр яңа бакчага килсен өчен төзүчеләр барлык көчләрен куя. - Өч зур төзелештән реконструкцияләнүче объектларга күчик. Планда каралган объектларда капиталь ремонт нинди стадиядә? - Тенеш штпда балалар бакчасын капиталь ремонтлау ахырына якынлаша. Бина тулысынча әзер, тукталыш мәйданчыгын җиһазлыйсы калган. Бу эштә гипс руднигы ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. "Фарад"ООО капиталь ремонт ясаучы Тәмте урта мәктәбендә дә эшләр ахырына якынлаша. Бинадагы эшләр тулысынча тәмамланган, хәзер территория җыештырыла һәм төзекләндерелә. Районда ел саен социаль объектлар белән бергә "Торакны капиталь ремонтлау" программасы буенча күпфатирлы торак йортлар да ремонтлана. Агымдагы елда программага алты йорт кертелгән. Кама Тамагы штпда күпфатирлы өч йортны ремонтлау тәмамланган, атна ахырына Красновидовода да эшләр төгәлләнә. Тенеш штп һәм Куйбышев Затон штпда берәр күпфатирлы йорт капиталь ремонтлана. - Районда "Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау" республика программасы да уңышлы эшли. Районда яшәүчеләр модульле ФАПларның уңайлыгын бәяләргә өлгерде инде. Агымдагы елда бу программага кайсы авыллар кергән? -Олы Кариледә модульле ФАП файдалануга әзер, Куйбышев Затон штпда ФАП төзелеше ахырына якынлаша. Тагын бер модульле объект- ветлечебница Олы Кариледә төзелде. Анда төзекләндерү эшләре калган. - Соңгы елларда районда балалар спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Моңа "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы, заманча һәм функциональ йорт яны спорт мәйданчыклары мисал булып тора. Район үзәгендә һәм Тенеш штпда андый мәйданчыклар әзер инде, чиратта кем? - Тәмте, Сөйки һәм Куйбышев Затон штпда шундый мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Сөйкидә мәйданчык өчен нигез әзер, аңа койма куелачак, электр үткәрелеп, тренажерлар куелачак. Куйбышев Затонда мини-футбол мәйданчыгы булачак. Биредә нигезе һәм коймасы әзер, ясалма япма җәяргә, капка куярга һәм электр үткәрергә кирәк. Ә Тәмтедә волейбол-баскетбол мәйданчыгы булдырыла. Аның нигезе әзер инде. - Бик кирәкле һәм әһәмиятле программа- "Кулай мохит" турында әйтеп китсәгез иде. Бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыкларны булдыру өчен республиканың яңа алымы. Әлеге программа буенча районда шактый эшләнелгән, программа хәзер дә эшлиме? - Шушы программа кысаларында республикада "Гомуми белем бирү учреждениеләренең кулайлыгы" программасы уңышлы тормышка ашырыла, анда Кама Тамагы урта мәктәбе дә катнашты. Подрядчы "Вика"ООО программа таләпләре буенча мәктәпне җиһазлауда барлык төр эшләрне дә тәмамлады. - Тагын бер зур күпьеллык "Чиста су" программасына да безнең район уңышлы кушылды. Аңа районда ничә объект кертелгән? - Ул барыннан да элек Кама Тамагы штпда "Альтаир-1" ООО башкарган суүткәргеч системасын салу, бу эш йомгаклау стадиясендә. Тагын Куйбышев Затон штп һәм район үзәгендә биологик чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Чынлап та, бүгенге көндә районда халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән ике дистәгә якын программа тормышка ашырыла. Йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре төзелә һәм ремонтлана, юллар салына, урам утлары кертелә. бүгенге көндә районда күп кенә объектлар "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә төзелә һәм реконструкцияләнә. Болар "Чиста су", "Татарстан чишмәләре", "Тиз торгызылучы физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше", "Мәгарифне модернизацияләү", "Тормыш сыйфаты (сәламәтлек)", "Балалар бакчаларын- балаларга" партия проектлары. 10 августта төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Районда төзелеш һәм капиталь ремонт күләме бик зур. Шунысы шатлыклы, объектлар төзелеше һәм реконструкция район үзәге белән генә чикләнми. Төзүчеләр авылларда да эшли. Кешеләр моны күрә һәм бәяли һәм мәктәпләр, клублар, ФАПлар, йортлар төзүчеләр һәм аларга икенче тормыш бирүчеләргә рәхмәт әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев