6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Гриппка каршы вакцина ясала
Районда гриппка каршы вакцина ясый башладылар."Гриппол+" вакцинасы 1600 балага, "Гриппол" 2850 олы кешегә ясалачак. Районда узган атнада ОРВИның 19 очрагы теркәлгән, 1110 балага прививка ясалган, ә өлкәннәр өчен вакцина кайтканны көтәләр.
-
9 октябрь - түләүсез юридик ярдәм көне
Өлкәннәр ункөнлегендә түләүсез юридик ярдәм көнендә халыкны кабул итү графигы: сәгать 8.00-11.00- Азизов Марат Мәгъсүм улы; 11.00-15.00- Камонин Владимир Александрович консультация бирәләр. Халык "Богородский рай" КЦСОНда кабул ителә (К.Маркс урамы, 56 йорт).
-
Кама Тамагы район судына - 80 ел
Кама Тамагы судының 80 еллыгы уңаеннан муниципаль район башлыгы Павел Лоханов суд хезмәткәрләрен бүләкләде. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Мактау грамотасы хөкемдар Эдуард Бариевка тапшырылды. Муниципаль район башлыгының рәхмәт хатларына Кама Тамагы район судының баш белгече Нина Вахромова һәм суд утырышы сәркатибе Марина Коняхина ия булды.
-
Бер җылы сүз җитә
Өлкәннәр көне- изге һәм якты бәйрәм. Бу көннәрдә без аларга аеруча игътибар һәм кайгырту күрсәтергә омтылабыз. Берәү дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов кушуы буенча һәм "Туган ягым- Родной край" акциясе кысаларында райондагы җитәкчеләр безнең район кешеләре яшәгән интернат- йортларда булды. Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары...
-
Янәшәдә генә югары технологияләр
Узган атна ахырында "Аксолит"ҖЧШтә компания дистрибьютерлары өчен форум үткәрелде. Аның төп бурычы- өч еллык эшчәнлеккә йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү. Беренче көнне анда Идел буе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал, Кырым һәм Россиянең башка почмакларыннан 100дән артык кеше катнашты. Алар түгәрәк өстәл артында үз фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәрен әйтте. Икенче көнне форумда...
-
Дини бэйрэмнэрнен берсе - Корбан бэйрэме
Халкыбызнын куркэм милли бэйрэмнэре бик куп. Дини бэйрэмнэрнен берсе - Корбан бэйрэме. Бу бэйрэм унаеннан, 30 нчы сентябрь конне Олы Бортас авыл жирлегенэ кергэн Балчыклы авылында олкэннэр хормэтенэ багышлап корбан ашы уткэрелде. Авыл жирлеге башлыгы Радик Сэгдиев, Кама Тамагы Башкарма комитеты эшлэре белэн идарэ итуче Ильназ Хуснуллин, Балчыклы авылы Жирле...
-
Татарча клип беренче тапкыр федераль музыкаль каналга эләкте
Җырчы Сылуның "Бәхетле буласым килә" дип аталган җырына төшерелгән яңа клибын Ello музыкаль каналында да карап була. Моңар кадәр татар телендәге клипларның бу каналда күренгәне булмады. Карыйбыз: http://Туйлар.ру
-
34 яшьлек ир бакчасында 33 төп киндер үстергән
Урта Азия илләреннән кайтып районда яшәүче 34 яшьлек А. бакчасында 33 төп киндер үстергән. Район эчке эшләр бүлеге оператив хезмәткәрләре "бакчачы"ның үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртеп, "плантация"ның сугарылып торуына тап булалар. Шаһитлар катнашында киндер юк ителә. "Мичурин" суд алдына баса, дип белдерә "Йолдыз" басмасы. http://Татар-информ
-
Татарстан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды
9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова "Little Miss World-2015" балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм "Европа кечкенә гүзәле-2015" титулына ия булды. Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән...