Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янәшәдә генә югары технологияләр

Узган атна ахырында "Аксолит"ҖЧШтә компания дистрибьютерлары өчен форум үткәрелде. Аның төп бурычы- өч еллык эшчәнлеккә йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү. Беренче көнне анда Идел буе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал, Кырым һәм Россиянең башка почмакларыннан 100дән артык кеше катнашты. Алар түгәрәк өстәл артында үз фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәрен әйтте. Икенче көнне форумда...

Узган атна ахырында "Аксолит"ҖЧШтә компания дистрибьютерлары өчен форум үткәрелде. Аның төп бурычы- өч еллык эшчәнлеккә йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү. Беренче көнне анда Идел буе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал, Кырым һәм Россиянең башка почмакларыннан 100дән артык кеше катнашты. Алар түгәрәк өстәл артында үз фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәрен әйтте.

Икенче көнне форумда катнашучы 50 кеше Сөйки кичүендәге гипс эшкәртү предприятиесендә булды. Алар өчен цехлар һәм лабораторияләр буенча экскурсия оештырылды. Экскурсоводлар: предприятие хезмәткәрләре, цех җитәкчеләре сорауларга җавап бирде. Ә алар бик күп. Барысы белән дә кызыксыналар: чимал, технология, эштә кулланылучы материаллар. Барысын да энергетик цех гаҗәпкә калдырды, ул завод һәм рудникны электр энергиясе белән тәэмин итә. Кунаклар гипсокартон һәм плитәләр җитештерү процессын кызыксынып күзәтте. Завод хезмәткәрләре аларны күрмәде дә кебек. Алар үз эшләренә бирелгән.

Биредә кул белән эшләү бик аз, квалификацияле эшчеләр компьютерлашкан җиһазның төймәләренә генә баса. Санаулы минутлар эчендә заманча төзелеш материаллары җитештерелә, капларга тутырыла һәм өеп куела. Продукциянең сыйфатын физика-механика сынаулары буенча лаборантлар күзәтеп тора. Аларның кайберләре белән әңгәмә кордык. Тәтештән килгән Лилия Морозова техникум тәмамлаганнан соң биредә эшли башлаган. Сөйкидән Валентина Оленовага да монда бик ошый. "Шушы алга киткән заводның зур коллективына керүемә бик шатмын, киләсе көнгә ышаныч белән карыйм",-дип үз фикерләре белән уртаклашты ул.

Барысы да уйланылган, җайга салынган, эш кайный һәм ул ахыргы нәтиҗәгә көйләнгән. Предприятие белгечләре кулланучылар җитештерелгән продукциянең сыйфатыннан канәгать калсын өчен көн-төн аны яхшырту, камилләштерү турында баш вата. Моның шулай икәнлеген партнерлар белән аралашудан да аңларга мөмкин иде. Мәскәүдән килгән Роберт Сөнгатов билгеләп үткәнчә, завод продукциясен төзелеш оешмалары да сатып ала, ул сәүдә челтәре аша аерым сатып алучыларга да җиткерелә. "Без партнерларыбызда команда рухын берләштерергә телибез, чараның максаты да шунда",- диде сату департаменты җитәкчесе Артем Малов.

Әле кайчан гына, берничә ел элек бу кырда берни дә юк иде. Биредә зур төзелеш башланды, ә бүген- бик зур югары технологияле завод эшли. Предприятие коллективы үзенең көндәлек хезмәте, киләчәккә планнары белән яши. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев