Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә

Өлкәннәр көне- изге һәм якты бәйрәм. Бу көннәрдә без аларга аеруча игътибар һәм кайгырту күрсәтергә омтылабыз. Берәү дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов кушуы буенча һәм "Туган ягым- Родной край" акциясе кысаларында райондагы җитәкчеләр безнең район кешеләре яшәгән интернат- йортларда булды. Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары...

Өлкәннәр көне- изге һәм якты бәйрәм. Бу көннәрдә без аларга аеруча игътибар һәм кайгырту күрсәтергә омтылабыз. Берәү дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел.

Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов кушуы буенча һәм "Туган ягым- Родной край" акциясе кысаларында райондагы җитәкчеләр безнең район кешеләре яшәгән интернат- йортларда булды. Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Андрей Заһидуллин Алексеевск районындагы интернат-йортында булып кайтты. 3 октябрьдә Россия пенсионерлар союзының район бүлеге рәисе Фәүзия Иванова, шәхси эшмәкәр Татьяна Мозаффарова һәм район газетасы хәбәрчесе Гөлшат Шәрәфи безнең районнан булган Ират Гыймадиев һәм Евдокия Хохлова яшәгән Кайбыч районының Федоровка авылындагы интернат-йортка барып кайтты.

Якташларыбыз безне шатланып каршы алды, район тормышы белән кызыксындылар, танышлары турында сораштылар. Алар биредәге шартлардан канәгать, әмма үзләренең кече ватаннарын сагыну хисе белән яшиләр.

«Мине туганнарым да онытмый, бирегә дә киләләр, үзләренә кунакка да алып китәләр», -ди Ират абый. Аларның барысына да районнан, шулай ук алар язмышына ваемсыз булмаган райондашларыбыз җибәргән күчтәнәчләр тапшырылды. Пенсионерларны район тарафыннан күрсәтелгән игътибар шатландырды, алар үзләренең рәхмәтләрен җиткерүне үтенде. Күз яшьләре аша озатып калдылар.Якын көннәрдә Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин безнең ике пенсионер яшәгән Алабуга шәһәрендәге интернат-йортка барачак.

Мондый очрашуларның традициягә әверелүе шатландыра. Онытмыйк, өлкәннәргә үзләрен бәхетле итеп сизү өчен кайвакыт бер җылы караш, бер җылы сүз дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев