6 июль 2015 яңалыклары
-
Питрауга кадәр себерке җыеп кал
Өлкәннәрнең Питрауга кадәр себерке җыеп калырга кирәк дигәне истә. Халык та юкка гына, "Питрау җиттеме - җәй бетте" дип әйтмидер. Питрауны 12 июльдә бәйрәм итәчәкләр. Ә хәзер менә нәкъ себерке җыяр чак. Баксаң, республикабыз районнарында һәр урман хуҗалыгының себерке җыю буенча еллык планы бар икән. Халыкны себерке белән тәэмин итү...
-
Алдагыча сафта
Сергей Владимирович Аносов озак еллар суднолар ремонтлау заводын җитәкли. Предприятиенең төп үсеш чоры аның исеменә бәйле. Бүген ул лаеклы ялда, әмма алдагыча ук предприятиедәге һәм поселоктагы эшләр белән таныш. Сергей Владимирович Куйбышев Затон ветераннар советы рәисе. Поселок бәйрәмендә аны исән-сау күрү күңелле булды.
-
Кырык ел гомерен елгага багышлаган
Евгений Фурутин кырык елдан артык гомерен елгага багышлаган. Шуның утыз елдан артыгын нефть ташу судноларында капитан булып эшләгән. Ярга төшкәнче ул тапшырган соңгы танкер "Волгонефть-106" була. Әмма Евгений Петровичка ярда да ял итәргә туры килми. Хәзер ул "Башволготанкер" суднолар кампаниясенең файдалану участогын җитәкли. Бәйрәмгә Евгений Фурутин капитан формасында килгән иде,...
-
Электрон регистратура: кабул итүгә алдан язылу
Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә "Электрон төрдә табиб кабул итүенә язылу" сервисы узган елның декабрь аеннан эшли башлады. Һәркайсыбыз табибка керү өчен чиратта утырырга яратмый. Шуңа күрә хәзер "тере" чиратларны электронга алыштыралар. Безнең районда белгечләргә "Табиб кабул итүенә язылу" электрон хезмәте буенча интернет аша язылырга мөмкин, ул вакытта кабул итүгә билгеләнгән...
-
Дошманнары юк, ә кемдер ут төрткән
Бүген иртәнге 4 тә берәү подъезд янындагы машина януын күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырта. «Лада Калина Спорт» машинасы яна торган була. Утны тиз арада сүндерәләр. Ә менә автомобиль янында калган дәлилләр - бензиннан бушаган сыешлык белән шырпы машинага ут төртүләре хакында сөйли. Бу хәл Чаллыда була. 2013 елгы машина хуҗасы...
-
Карбыз алырга ашыкмагыз
Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң... Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал. Карбызны ярып була, әмма... Карбыз һәм кавын ашап...