Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карбыз алырга ашыкмагыз

Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң... Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал. Карбызны ярып була, әмма... Карбыз һәм кавын ашап...

Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң...

Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал. Карбызны ярып була, әмма... Карбыз һәм кавын ашап агулану күп очракта әлеге җимешләрдәге нитрат күләменә бәйле. Үстергәндә тизрәк өлгерсен дип аларны махсус ашламалар белән эшкәртәләр. Карбызда тиешле нитратлар күләме 60 мг/кгдан артмаска тиеш. Вакытыннан алда өлгергән карбызларда бу күрсәткеч 10 тапкыр күбрәк була икән. Шул ук вакытта киселгән җимештә бактерия һәм инфекцияләр дә күп үрчи. Гомумән, сату урыннарындагы санитар таләпләр күп очракта үтәлми дә. Карбыз сату нокталарына барып җиткәнче бер җирдән икенче урынга күчерелеп йөртелә. Хәтта карбыз кисеп биргән пычакның чисталыгыннан да шикләнергә кирәк. Шуңа да гап-гади санитар таләпләрне үтәү күп очракта агуланудан саклап калырга мөмкин. Карбыз ашаганнан соң, хәлсезлек, баш авырту, күңел болгану, аяклар зәңгәрләнү, эч китү күзәтелсә, димәк, сез агулангансыз. Бу билгеләр 2-3 сәгать үтүгә барлыкка килә. Шул ук вакытта агуланучының гәүдәсе калтырарга, көзән җыерырга да мөмкин. Сыйфатсыз карбыз ашау бала имезүче аналарга һәм бер яше тулмаган балаларга бигрәк тә зыянлы. Йөкле хатын-кызларның баласы төшү куркынычы да бар. Карбызны гадәттә табынга күп итеп турап куялар. Шуңа да начар карбызны никадәр күп ашасаң, шуның кадәр зыянлы булачак. Мондый төр җиләк-җимешләр белән агулану хроник авырулар, мәсәлән, шикәр диабеты, сидек юллары авырулары, төрле шешләр, ашказаны ялкынсыну, пиелонефрит белән интегүчеләр өчен куркыныч. Әгәр дә карбыз белән агуландым дип уйлыйсыз икән, "ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк. Алар килгәнче сыек кына марганцовка төнәтмәсе эчәргә, берничә төймә активлаштырылган күмер кабарга, клизма куярга мөмкин. Юлда сатылганга кызыкма Гадәттә җиләк-җимешне әйбәтләп юасың да рәхәтләнеп ашыйсың. Мәсәлән, без алманы ничек ашарга, ничек сайларга дип беркайчан сөйләшмибез. Тик карбыз белән санлашмыйча булмый. Карбыз сайлауның үз кагыйдәләре бар. "Кыз" яки "малай" карбызмы, баллымы-түгелме икәнлеген дә билгеләүче әллә нинди искәрмәләр бар. Бу хакта без карбыз сезоны җиткәч тагы бер кат язарбыз әле. Бүген исә карбыз сатып алуның кайбер таләпләре булуын әйтәсе килә. Беренчедән, олы юллар, автотрасса, ягулык салу станцияләре янында, зур базарларда карбызны сатып алмаска кирәк. Бу җимеш кургаш кебек начар газларны үзенә тиз сеңдерә. Шуңа да мондый сату урыннары юлдан 10-20 метр читтә урнаштырылырга тиеш. Аннан җиргә җәеп салган җиләк-җимешләрдән читтәрәк йөрегез. Карбызны пычрак җиргә куйган сатучыдан алмаска гына кирәк. Табынга куйганда кабыгын чистартсагыз бигрәк тә яхшы, организмга азрак бактерияләр керер. Чыны август азагында өлгерә Карбыз сату сезоны башланмаган әле, әмма инде эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда әлеге җимешләрне шыплап тутырганнар. Ә белгечләр аларга кызыкмаска киңәш итә. Үзебездә үстерелгән карбызлар бары тик август башында гына өлгерә башлап сатуга чыга икән. Әйтик, Әстерхан якларында карбыз үстерүче фермерлар июль башында әле карбызның берничек тә табигый шартларда өлгерә алмавын әйтә. Хәзер исә аны махсус ашламалы туфракка күмеп өлгертәләр, дип белдерә алар. Бездә чын карбызны бары тик август башында гына күрергә мөмкин икән. Ә күпләп сатуга чыгару август азагына туры килә. Белгечләр дә, бүген сатылучы карбызларда нитрат күләме куркыныч дәрәҗәдә дип билгели. Аны махсус җайланма белән дә тикшерергә була. Бүген эре сәүдә үзәкләрендә карбызның бер килограммы - 39-40, базарларда 50 сумга сатыла. Кавынның бәясе кибетләрдә - 110, базарда 100 сум тора. Алар Үзбәкстан, Казахстан якларыннан китерелгән. Әлегә рөхсәт юк ТР Роспотребнадзор белгечләре әлегә республикада агуланучылар теркәлмәвен әйтә. Шул ук вакытта татлы ризыкны сайлап алу кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә. Өлгергән карбыз зур һәм җиңел булырга тиеш. Болай булса, ул баллы да була. Карбызга сугып караганда ул тонык тавыш бирергә, көч белән басып карасаң - ярылып китәргә тиеш. Карбызның койрыгы инде кипкән булу кирәк. Тышчасы исә бик тә ачык төсләрдән торырга тиеш. Әгәр дә кызыл төс шәмәхә төсләр белән катыша икән, мондый карбызны ашамагыз. Өлгергән карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә була. Карбызның йомшагын стакандагы суга салгач, ул бераз тоныкланып кына китәргә тиеш. Ә инде су кызыл яки ал төскә керсә, бу карбызны, зинһар, ташлагыз. Кавын һәм карбыз кебек җимешләр кайда гына сатылса да, ул киштәләрдә киселмәгән килеш торырга тиеш. Витамин бакчада үсә Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Хәзер күбесен сатып та аласы юк. Яңа гына өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бакчада өзеп кенә кабасы. Ак гөмбә. Июль ае - ак гөмбә җыю өчен менә дигән вакыт. Ак гөмбә витаминнарга, аскорбин кислотасына бай. Моннан кала әлеге гөмбәдә күкерт һәм полисахаридлар да бар. Алар онкологик авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Аларның калориясе дә 100 граммга 30 ккал туры килә. Табиблар фикеренчә, гөмбә шулпасы ит шулпасыннан файдалырак. Кузгалак - тәмле һәм файдалы яшелчә. Аның яшь үсентеләре төрле авырулардан дәва. Кузгалак С, К, Е, В группасы витаминнарын һәм тимерне үз эченә ала. Помидор - искиткеч файдалы. Анда бөтен төр файдалы элементлар һәм минераль матдәләр: кальций, натрий, фосфор, тимер, йод, хлор, магний, кремний бергә тупланган. B1, B2, B3, B6, B9, E, күбрәк C витамины бар. А витамины табигый антиоксидант булып тора. Татлы борыч - июль аендагы төп яшелчәләрнең берсе. Цитруслыларга караганда анда С витамины күбрәк. Шулай ук татлы борычта кальций, фосфор, В1, В2, РР витаминнары күп күләмдә. Белгечләр аны иммунитетлары начарланган, тән авырулары һәм анемия булучы кешеләрнең рационына кертергә киңәш итә. Шәфталу - рациондагы иң кыйммәтле, шул ук вакытта кирәкле азык-төлек. Аның җимеше сусыл, хуш исле һәм туклыклы. Моннан кала ул әле файдалы да. Шәфталу органик кислоталарга һәм микроэлементларга (фосфор, марганец, бакыр, цинк, селен, магний) бай. Алар ашкайнату системасын яхшырта һәм майлы азыкны тизрәк эшкәртергә ярдәм итә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев