5 август 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагында редакциядә эшләгән якташыбыз Наилә Вилданова истәлекләре
40 ел үткән дә киткән... Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегендә укыганда Олы Бортас авылы егете Марат Сәгъдиев (Олы Кариле урта мәктәбендә бер тирәдәрәк укыган идек) районга практикага кайткач, комбайнда эшләп, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Казан телевидениесе өлкән мөхәррире Индус абый Сирматовка аның җиңүе турында хәбәр я партия, я комсомол...
-
Кама Тамагы районы мөхтәсибәте Рамазан аенда кергән фитра сәдакасы акчасына 25 продуктлар җыелмасы пакеты әзерләп өләште
Рамазан аенда һәр мөселманга фитра сәдакасы бирү фарыз. Аны мохтаҗларга, ятимнәргә бирү зарур. Район мөхтәсибәте, шәхсән Галимулла хәзрәт Яруллин һәм Мөнирә абыстай Хәлилуллина Рамазан аенда кергән фитра сәдакасы акчасына 25 продуктлар җыелмасы пакеты әзерләп район үзәгендә яшәүче 14 яшькәчә булган мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы һәм ятим балаларга өләште. Аллаһы Тәгалә...
-
Кама Тамагы районы Чаллыда Авыл көне билгеләп үтелде
Бәйрәмне Насыйрова Гүзәлия Гайнан кызы оештыра. Авыл көне быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Бәйрәмгә кунаклар бик күп кайтты. Бәйрәм мәчетнең 25 еллыгына багышлап үткәрелде.
-
Кама Тамагы районы Олы Бортаста Авыл бәйрәме гөрләп үтте
Бәйрәмне дога сүзе белән имам-хатыйп Мөнир Гайнетдинов ачты. Аннан бәйрәмгә җыелучыларны авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев котлады. Авыл көнен үткәрүдә ярдәм иткән һәр кешегә, шәхсән Рифат Вәлиевка рәхмәт белдерде. Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев язгы чәчүдә, печән җыюда булышучыларны билгеләп үтте. Бәйрәм агымдагы ел юбилярларын котлау белән дәвам итте. Төрле...