Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Олы Бортаста Авыл бәйрәме гөрләп үтте

Бәйрәмне дога сүзе белән имам-хатыйп Мөнир Гайнетдинов ачты. Аннан бәйрәмгә җыелучыларны авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев котлады. Авыл көнен үткәрүдә ярдәм иткән һәр кешегә, шәхсән Рифат Вәлиевка рәхмәт белдерде. Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев язгы чәчүдә, печән җыюда булышучыларны билгеләп үтте. Бәйрәм агымдагы ел юбилярларын котлау белән дәвам итте. Төрле...

Бәйрәмне дога сүзе белән имам-хатыйп Мөнир Гайнетдинов ачты. Аннан бәйрәмгә җыелучыларны авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев котлады. Авыл көнен үткәрүдә ярдәм иткән һәр кешегә, шәхсән Рифат Вәлиевка рәхмәт белдерде. Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев язгы чәчүдә, печән җыюда булышучыларны билгеләп үтте. Бәйрәм агымдагы ел юбилярларын котлау белән дәвам итте. Төрле чараларда актив катнашкан балалар да бүләкләнде. Бәйрәмне районнан килгән җырчылар Суфия Гобайдуллина, Әнәс Мәһдиев, Нурфия Мәһдиева, Фәрит Садыйков үзләренең матур чыгышлары белән дәвам итте. Су ташу, чүлмәк вату, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тарту, кул көрәштерү, уенчык кисү уеннарында барысы да актив катнашты. Кул көрәшендә I урынны -- Ринат Нәкыйпов, II урынны - Илфат Бикмуллин, III урынны - Апас районыннан килгән кунак егете Алмаз алды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәйданнан читтәрәк килгән кунаклар һәм авыл хезмәтчәннәре өчен чәй табыны әзерләнгән иде. Хәлим Кәлимуллин пылау пешерде. Аны һәркем мактап ашады. Бәйрәм бик күңелле үтте, һәр кеше канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев