40 ел үткән дә киткән...
Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегендә укыганда Олы Бортас авылы егете Марат Сәгъдиев (Олы Кариле урта мәктәбендә бер тирәдәрәк укыган идек) районга практикага кайткач, комбайнда эшләп, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Казан телевидениесе өлкән мөхәррире Индус абый Сирматовка аның җиңүе турында хәбәр я партия, я комсомол...
40 ел үткән дә киткән...
Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегендә укыганда Олы Бортас авылы егете Марат Сәгъдиев (Олы Кариле урта мәктәбендә бер тирәдәрәк укыган идек) районга практикага кайткач, комбайнда эшләп, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Казан телевидениесе өлкән мөхәррире Индус абый Сирматовка аның җиңүе турында хәбәр я партия, я комсомол өлкә комитетыннан килеп ирешкән булгандыр инде. Минем Кама Тамагы районыннан икәнне белеп, Маратны табып, аның турында өч минутлык сюжет әзерләргә кушты. Өченче курста укыган чак иде бугай. Нык каушап, монысыннан котылсам телевидениега башка аяк та басмас идем дип, туры эфирда чыгыш ясап кайтып киткәнемне хәтерлим. Тукран тәүбәсе булган икән. Соңрак мин 30-40 минутлык тапшырулар әзерләп алып бардым.
Бу фотосүрәтне мин, мөгаен, кайтарып бирергә тиеш булганмындыр. Чөнки аның икенче ягында альбомнан куптарып алган эзләр бар. Бәлки, редакциядән алганмындыр. Марат Сәгъдиевның комбайн ярдәмчесе - бу малайның язмышы авылы белән бәйләндеме икән? Бу кыр батырларының язмышы ничек булган? Фотосүрәткә карап, яшьлекләрендә кыр корабларында басу киңлеген иңләгән чакларын искә төшерсеннәр әле бер. Бүгенге кыр хезмәткәрләренә дә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм уңайлы һава торышы юлдаш булсын.
Практикант хатирәләре
Чаллыда Кама Тамагы якташлар җәмгыяте үзенең очрашуларын үткәрә дигән хәбәр ишетсәм, күз алдыма Фәрит абый Иштирәков, Рафаэль абый Сөләйманов, Илдус абый Гайнуллиннар белән беррәттән Зифа һәм Марат Заһидуллиннар килеп баса.
Бактың исә, алар безнең районга Апастан килгән булган икән. Күрәсең, Кама Тамагы алар күңелендә якты истәлекләр калдыргандыр, үзләрен безнең район якташлар җәмгыяте әгъзалары дип тә исәплиләр. Җитмәсә, районыбыз белән элемтәләре һаман бар икән: олы кызлары Зөлфия шунда калган, музыка мәктәбе директоры булып эшли.
1985 нче елда Марат Гыйният улын Чаллыга КамАЗның ЗРД заводы кадрлар бүлеге башлыгы итеп җибәрәләр. Ә җәмәгате Зифа апа "Чулпан" кинотеатрында директор булып эшкә керешә. Аллага шөкер, зур шәһәрдә дә югалып калмыйлар, мактаулы исемнәргә, орден-медальләргә лаек булып эшләп, сәләтле оныклар тәрбияләшеп, лаеклы ялга чыгалар. Заһидуллиннарны искә төшерүем очраклы түгел. 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Марат абый партиянең Кама Тамагы район комитетында III секретарь, Зифа апа районның киночелтәр директоры иде. Мин әле аның «РСФСРның киночелтәр отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгәнен хәтерлим.
Салаватның шәфкать туташына багышланган җырында "коткаручым булып килдең" дигән мәгънәдә сүзләре бар. Зифа апа да минем өчен шундыйрак кеше булып истә калган.
"Кызыл байрак" редакциясенә практикага кайткач мин тулы хокуклы хезмәткәр булып, хезмәт хакына эшли идем. Шуңа күрә таләпләр дә миңа башкалар белән тигез. Җитмәсә, мин кайтуга хатлар бүлеге мөдире Роза Борһанова чираттагы ялын ала. Редакциянең Газ-69 маркалы иске генә машинасында шофер булып Ирек исемле егет эшләде. Атнага ике көн юлга чыга алса бик әйбәт инде. Иртәдән кичкә кадәр Ирекнең машина төзәтеп азаплануы һәм бухгалтерыбыз Клава апа янына запчастьларга акча сорап керүләре истә калган. Автобуслар юк. Халык контролен җитәкләгән Степан Андрееевич Кузьминга яисә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә ияреп, иртә таңнан колхозларга китә идек. Җәйнең бер көне кышны туйдыра: халык кырда, бакчасында хезмәттә. Хатлар бүлегенеке исәпләнгән 4нче бит өчен хатлар килүдән туктый... Менә шундый чакларда ай саен киночелтәр директоры Зифа апа Заһидуллинаның айлык афиша һәм киномеханикларның хезмәт күрсәткече турында якынча ярты битне тутырырлык язмасы белән килеп керүләре!!! Ул мизгелләрнең сөенечен, рәхәтен бүгенге интернет, реклама заманында аңлатып та, аңлап та булмыйдыр ул. Әле Зифа апаның җөмләләре шул кадәр төзек, фикерләре эзлекле - кул да тидерәсе юк.
Якташлар очрашуында күргәч тә иң беренче, "субординация" сакламыйча, Марат абый белән түгел, ә Зифа апаны кочып исәнләшкәнмен икән. Әнә шул 1975 елның җәйге челләсендә, барлык халык алын-ялын, редакциягә юлланачак аһ-зарларын, сөенечләрен онытып, дөнья көткәндә "коткаручым" булып килеп керүе хәтеремдә саклана.
Фотода: Зифа һәм Марат Заһидуллиннар Идел ярында. 1978 ел.
Нет комментариев