5 июнь 2014 яңалыклары
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез
Иң күңелле, яраткан, көтеп алынган, чәчү эше тәмамлануны хәбәр итүче бәйрәм - Сабан туе якынлаша. Аның борынгыдан үз традицияләре бар. Аеруча киң таралганы - төрле уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү өчен халыктан бүләкләр җыю. Сөлге иң кыйммәтле бүләк саналган. Баш һәм кулъяулыклары, эскәтерләр һәм башка әйберләр бүләк итәләр. Уеннар өчен...
-
Чәчүләрне кабул итү
29-30 майда районда чәчүлекләрне кабул иттеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, «Россельхозцентр» ФГПУ филиалының район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев җитәкчелегендәге комиссия идарә белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бүлекчә җитәкчеләре, хуҗалык агрономнары катнашында чәчү мәйданнарын карап чыкты. Олы Кариледә, «Кама Тамагы» АХПсының «Барыш» һәм «Бортас» бүлекчәләре яхшы яктан...
-
Бу хезмәтне саннар белән үлчәп булмый
Социаль хезмәткәрләр эшен тонналарда, данәләрдә яки километрларда үлчәп булмый. Ул һәр хезмәткәрнең кешелеклелек сыйфатына, шәфкатьлегенә, игелегенә, әдәплегенә бәйле. Районда яшәүче 8 меңгә якын кешегә социаль ярдәм күрсәтелә, бу район халкының 48%ын тәшкил итә. Безнең районда өлкәннәргә, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ташламалар, гарантияләр һәм социаль хезмәтләр...
-
Хезмәтләрен җиңеләйтү өчен
Хәзер районда дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраучы 73 гаилә бар. Ел башында район торак пунктларында үткәрелгән гражданнар җыелышларында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев дүрттән артык сыер асраган гаиләләргә авыл эшчәннәре хезмәтен җиңеләйтергә, сөт сыйфатын арттырырга ярдәм итүче саву аппаратлары вәгъдә иткән иде. Чәршәмбе МР Советы утырышлар залында биш һәм аннан...
-
Ихтирам һәм хөрмәт билгесе
4 июньдә туган якны өйрәнү музеенда районыбызда яшәүче сугышчы-интернационалистларга «Әфганстанда сугыш гамәлләре тәмамлануның 25 еллыгы хөрмәтенә» юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты: «Батырлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез. Сез үзегезнең интернационал вазыйфагызны намус белән үтәп, хәзер район тормышы эшчәнлегендә,...
-
Приютта кунакта
Күптән түгел безнең приютта Радик Фәсхетдинов һәм Тимур Дубровский булып киттеләр. Алар Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарындагы «Росреестр» хезмәткәрләре исеменнән приютта тәрбияләнүче балаларга спорт җиһазлары: туплар, скакалкалар һ.б. бүләк итте. Балаларны, аларда спорт күнекмәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт.