Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ихтирам һәм хөрмәт билгесе

4 июньдә туган якны өйрәнү музеенда районыбызда яшәүче сугышчы-интернационалистларга «Әфганстанда сугыш гамәлләре тәмамлануның 25 еллыгы хөрмәтенә» юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты: «Батырлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез. Сез үзегезнең интернационал вазыйфагызны намус белән үтәп, хәзер район тормышы эшчәнлегендә,...

4 июньдә туган якны өйрәнү музеенда районыбызда яшәүче сугышчы-интернационалистларга «Әфганстанда сугыш гамәлләре тәмамлануның 25 еллыгы хөрмәтенә» юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

Әлеге чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты: «Батырлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез. Сез үзегезнең интернационал вазыйфагызны намус белән үтәп, хәзер район тормышы эшчәнлегендә, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез». Зөфәр Галимулла улы якташларыбыз - әфган сугышында катнашучыларны әлеге истәлек бүләк белән котлады. Аларга нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Район хәрби комиссары Дамир Сергеев 48 сугышчы-интернационалистны бүләкләре белән котлады. Юбилей бүләкләрен тапшыру тантанасы җылы, дустанә шартларда үтте. Сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рамил Кәримов сугышчан иптәшләрен бүләкләре белән котлады, район җитәкчелегенә көндәлек мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде, совет эшчәнлеге турында сөйләде. Февральдә район үзәгендәге Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан истәлек ташы ачылган иде. Рамил әфәнде аның авторларын искә алды, һәйкәлне карап торуны үтенде. сугышчан гамәлләрдә катнашучыларга сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ирания Сәгъдиева мөрәҗәгать итеп, үзара хезмәттәшлекнең әһәмияте, уртак очрашулар турында сөйләде. Тантана ахырында истәлеккә фотога төштеләр, агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, аларны хәл итү планнары аныкланды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев