4 февраль 2014 яңалыклары
-
Традицион турнир
8 февральдә Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселок хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына ир-егетләр командалары арасында алкалы хоккей ярышы үткәрелә. Ярышлар сәгать 10да башлана. Теләге булган һәркемне әлеге тамашага чакырабыз.
-
Нәселле статусы алдылар
«Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Красновидово терлекчелек комплексы гыйнвар башында нәселле хуҗалык статусы алды. Статус аңа Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәселле терлекчелекне оештыруның аерым төрләре кагыйдәләре нигезендә бирелгән.
-
Коррупциягә – юк!
Районда коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү эше ел дәвамында үткәрелә. 2013 елда комиссиянең 9 утырышы булган. Шулай ук ай саен махсус әрҗәләргә салынган хәбәрләр алына. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый.
-
Кем йорты?
Республикада «Халык инвентаризациясе» башланды. Шәһәр һәм авыл халкыннан муниципалитетта хуҗасыз биналар һәм ташландык җирләр турында хәбәр итүләрен үтенәләр. Республика акциясенә 1 мартта йомгак ясалачак.
-
Ел хатын-кызы
12 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры була. «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык» номинациясендә безнең район данын Келәнче авыл мәдәният йорты мөдире Гөлсем Нәҗмиева, «Хатын-кыз - ана» номинациясендә Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Хәйруллина яклаячак.
-
Балалар ышаныч телефоны
Безнең районда балалар ышаныч телефоны эшли. Теләсә кайсы бала катлаулы тормыш хәленә эләксә, квалификацияле ярдәм сорарга һәм психологик ярдәм алырга мөмкин. Яшүсмер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 8-9600-377-866 телефонына шалтырата ала.
-
Фәнни караш
Урамда февраль салкыннары булса да, «Россельхозцентр» ФГУБ филиалы лабораториясендә тулы көченә орлыкларның тишелеш сыйфатына анализ үткәрелә. Биредә беренче категорияле агроном Нурания Миңнуллина (рәсемдә) 30 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул сабан культуралары орлыкларын корткычлар һәм авырулар белән зарарлануга анализ ясый. -Минсельхоз боерыгы нигезендә, орлык салу планы 8350 тонна тәшкил итә,...
-
Сезнең авыл – сезнең йорт
Узган җомгада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова 2013 ел йомгаклары буенча җирлек эше турындагы отчетын демографик күрсәткечләрдән башлады. Балалар бакчасына йөргән өчен түләүләрнең сизелерлек артуы сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның өчтән бере бакчага йөрми икән. Җирлек башлыгы...
-
Үзгәрешләр кертелде
12 февральдә РОО бинасында 8.30 сәгатьтән вакытлыча чакырылыштагы психологик-медик-педагогик комиссия (ПМПК) утырышы була. - Бу көнне мәктәпләр биргән заявкалар нигезендә 18 балага тикшерү үткәреләчәк,- ди РОО психологы Наталья Фокеева. - Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар, инвалидлыкны раслау өчен ВТЭК үтүгә мохтаҗ балалары булганнар игътибарын ПМПКда тикшерү үтәргә кирәклегенә юнәлдерәм. Әлеге комиссия...
-
Безнекеләр – икенче
«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Мини-футболны - мәктәпкә» федераль программа кысаларында республика финал ярышлары үткәрелде. Турнирда республика мәгариф учреждениеләренең 1996-1997 елда туган футболчылардан торган ир-егетләр командалары катнашты. Бу юлы Мамадыш, Чирмешән һәм Кама Тамагы яшь спортчылары көч сынашты. Кама Тамагы (2:1) һәм Чирмешән (6:0) командаларын җиңеп, мамадышлылар беренче урынны алды, безнекеләр чирмешәнлеләрне...